news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Хәле бик авыр». Башкортстанда мопедта йөргәндә авариягә очраган 15 яшьлек кыз комада ята

news_top
«Хәле бик авыр». Башкортстанда мопедта йөргәндә авариягә очраган 15 яшьлек кыз комада ята
ЮХИДИ

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте авариядән соң комада ятучы 15 яшьлек кызның хәле турында белешмә биргән. Бу турыда «Башинформ» яза.

«Баланың хәле стабиль бик катлаулы, динамика юк. Кома. Фаразлар яхшы түгел», – дигәннәр ведомствода.

18 майда кичке бишләр тирәсендә Бөре-Питяков юлыннан бара торган «УАЗ» машинасы алдан бара торган мопедка бәрелә. Мопедны 15 яшьлек кыз идарә итә. Авария вакытында кыз бала бик күп травмалар ала, аны Бөре үзәк район хастаханәсенә реанимациягә салалар.

Кызның мопед белән йөрү өчен рөхсәте юк, мотошлем кимәгән, экипировкасы да юк. Якынча белешмә буенча, аның башы бик җитди имгәнгән.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар