Хәләл кибетләр хуҗасы Җәмил Шәмсетдинов уңышы турында: «Аллаһы Тәгаләдән һаман сорадым»

Чувашиянең Шыгырдан авылында хәләл кибетләр челтәре бар. Һәм анда шәһәр кофесы сатыла. Челтәрләрендә 35-40 кеше эшли. Тарихы да шәп. Аны Җәмил абый 2003 елда гади генә киоск итеп башлап җибәрә. Хәзер ул авыл чикләреннән дә киңрәк таралган. Аларның инде 5 хәләл кибете бар. Шыгырдан авылында – 3 кибет, якын-тирәдәге авылларда тагын 2 хәләл кибет, 6 нчы кибетләре Батыр районында ачылырга тора.
2003 елда – кечкенә киоск, 2025 елда – хәләл кибетләр империясе

Фото ясалма фәһем кулланып ясалды.
– Бу эшегез ничек башланып китте?
– Яшь вакытта коммерция белән шөгыльләнергә теләк булгандыр инде. Аннары, теләк туа башлагач, күңелгә халыкны дөрес ашату, хәләл юл белән үзеңә мал табу турында да уйлар килә башлады. Ул вакытта миңа 24-25 яшь иде, бу – 2003 ел. Хәзер миңа 47. Мәдрәсә янында бер киоск белән башлап җибәрдек, ул баштан ук хәләл иде.

Җәмил Шәмсетдинов
Ул чакта «хәләл» дигәнне без «аракы, сыра, тәмәке сатмасак, калганнары хәләл», дип уйлый идек. Тора-бара, бөтен нәрсәне аерып-ачыклап тикшерергә кирәк икәнен аңладык. Без бит инде, ит шәригать буенча хәләл итеп чалынса, калган әйберләргә – печенье, кондитер ризыклары, сыр кебек продуктларга игътибар да итмәгәнбез.
Бөтен продуктны тикшерергә кирәк икән. Туңдырма, краб таякчыклары – болар шулкадәр катлаулы, дөрес итеп аерып тикшерү кирәк.
– Сез бу тирән тикшерүләргә ничек барып җиттегез?
– Бүгенге көндә без Чувашия мөфтияте белән бергәләп, Татарстан Диния нәзарәтенең Хәләл комитеты белән бергә эшлибез. Аббяс хәзрәт Шляпошников җитәкчелегендә Хәләл комитеты безгә хәләл сертификатларын тапшыра. Алар, елга 2 тапкыр килеп, безне тикшереп торалар. Һәр ризыкны, һәр исемне җентекләп тикшереп чыгабыз. Ниндидер шик туса, заводларга запрослар җибәрәбез. Шуннан чыгып, безгә хәләл сертификаты бирелә. Моннан тыш, Чувашия мөфтиятеннән атна саен вәкил килеп, өстәмә рәвештә безнең цехларны да, кибетләрне дә контрольдә тота.
«Аллаһы Тәгаләнең вәгъдәсе бар»
– Уңышның сере нәрсәдә дип уйлыйсыз?
– Мин шәхсән үзем Аллаһы Тәгаләдән һаман сорадым. Иң беренче – ниятең. Бер туктамый эшләргә кирәк. Уңышның булмаган чагы да күп булды. Товарга барасың – акча өстәргә кирәк, ә акчаң җитми. Кул селтәргә әзер вакытлар да булгандыр инде.

Фото ясалма фәһем кулланып ясалды.
– Шундый кечкенә генә киосктан ничек шулай үсте соң ул?
– Мин моның өчен кибеткә (билгеле кибетләр челтәре - авт.) эшкә махсус кердем, директор булып. Батыр районындагы ул кибет минем җитәкчелектә ачылды. Ул вакытта ук биш вакыт намазда идем. Тик анда харам әйберләр күп булды. Кибет ачылганнан соң, 4 айдан узгач аракы куялар иде. Башта 4 ай укыттылар. Шул 4 айдан беренче тапкыр йөк машинасы белән аракы кайтканнан соң, мин, гариза язып, аннан киттем. Ул аракыны бушатырга да чыкмадым. Биш вакыт намаз укып, аракы бушатып ята алмыйсың бит инде.
Бу – безгә дәрес булды. Җомга көн иде ул. Әлбир хәзрәт Крганов (Россия мөселманнары Дини җыены рәисе, мөфти – авт.) Мәскәүдән кайткан һәм аракы сату турында вәгазь укыды. Бу эшкә катнашы булмаган машина йөртүче кеше дә, урыннан-урынга аракы алып барса – харамда, диде. Бу миңа җитә калды. Вәгазьдән соң, мин гариза яздым да киттем.
Аллаһы Тәгаләнең вәгъдәсе бар: әгәр син харамнан тыелсаң, Аллаһы Тәгалә сиңа күп мәртәбә арттырып бирер. Әлхәмдүлилләһ. Мин эштән гариза язып киткән вакытта, кайчан да булса шундый кибетләребез булачак, дип уйламаган да идем.
Аллаһ Тәгалә – бирүче. Безнең төп максат акча эшләү булмады беркайчан да. Төп максат – кешегә хәләл ашату. Без 100% хәләл булдырырга тырышабыз. Аллаһы Тәгалә насыйп кылды инде. Хатынның энесе Дамир абый, аның гаиләсе – бергә эшлибез. Бер-беребезне төрле сорауларда тулыландырабыз.