news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хәләл булмаган ризыкны нишләтергә?

news_top
Хәләл булмаган ризыкны нишләтергә?
Фото: © "Татар-информ"

«Хозур дин турында» телеграм-каналында хәләл булмаган ризыкны нишләтергә икәнен аңлаттылар.

Берничә кешедән «Ә карминлы, желатинлы ризык алган булсак нишләргә?» дигән сорау килде. Дөрестән дә, кайвакыт харам ризыклар кулга килеп эләгергә мөмкин.

Мисал өчен, кеше тыелган азык-төлекне, составында харам барлыгын күрмичә, кибеттән алырга яки кунаклар алып килергә мөмкин.

Мондый ризыкны кешеләргә яки хайваннарга ашатырга ярамый.

Игътибар итегез, аларны фарызларны үтәмәүче мөселманнарга да, мөселман булмаганнарга да бирергә ярамый.

Хәтта кешенең үзе мондый ризык сатып алуын яки ашавын белсәгез дә, сез аңа харам ризык бирергә тиеш түгелсез.

Тыелган ризыкны ташларга кирәк. Бу – исраф булачак, дип борчылмагыз, чөнки исраф харам әйбергә карамый, «исраф» төшенчәсе хәләл әйберләргә карата гына кулланыла.

«Хәләл» билгесе булган ризыкларны алу сезне мондый очраклардан саклый ала, андый билгесе булмаган азык-төлекне алганда, һәр нәрсәнең составын җентекләп тикшерергә кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар