
Терлекләргә хәләл булмаган азык ашаткан очракта, аның ите хәләл буламы?
Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитетының Шәригать бүлеге позициясе: хәләл булмаган азык (мәсәлән, ит-сөяк оны һ.б.) белән тукландырылган хайванның ите һәм йомыркалары хәләл булып санала.
Мөһим киңәш: чалыр алдыннан 2-3 көн кала хайванга шикле яки сыйфатсыз азык бирмәскә тәкъдим ителә – бу вакыт эчендә организмда аларның калдыклары чистарсын өчен эшләнә.
Продукциядә Комитет тарафыннан бирелгән «Хәләл» тамгасы булу барлык этаплар белгечләр тарафыннан тикшерелгән дигәнне аңлата, диелә хәбәрдә.