«Хәләл акча эшләп, хыялыгыз артыннан барыгыз»: Айгөл Бариева куанычы белән уртаклашты
Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева бик зур куанычы белән уртаклашты. Артист Мәскәүдә фатир сатып алган. Айгөл Бариева әлеге яңалык белән үзенең телеграм-каналында бүлеште.
«19 яшемдә әтисез калгач, минем өчен тормыш беткән сыман тоелды. Әмма мин бирешмәскә булдым.
23 яшемдә язмыш тагын сынады – кисәк кенә әнием китеп барды. Мин берүзем калдым, чөнки минем апа-абыйларым юк. Әмма мин бирешмәскә булдым.
47 яшемдә 25 ел гомер кичергән, яраткан иремне югалттым. Инде яшәвемнең мәгънәсе калмагандай тоелды. Әмма мин тагын бирешмәскә уйладым.
Бүген тормышымдагы бик мөһим вакыйга белән уртаклашам. Мин Мәскәүдә фатир алдым. Бәхетле, хәерле нигез булсын. Әлһәмдүлилләһ, барысы өчен дә Аллаһка рәхмәтлемен», – дип яза Айгөл Бариева.
Икенче көнне җырчы, куанычын уртаклашкан барлык дусларына, елый-елый, рәхмәтләрен белдерде.
«Бөтен язганнарыгызны, котлауларыгызны укыйм. Бу – шатлык күз яшьләре. Әлбәттә, бу куанычлы мизгелләрдә янәшәмдә әти-әнием, ирем булуын бик теләр идем. Алар да бу мизгелләрне минем белән бергә кичерсәләр иде... Тик мин, алар барысын да күреп торалардыр, дип ышанам. Мин боларны мактану өчен сөйләмим, бары тик үз үрнәгемдә, беркайчан да бирешмәгез, дип әйтәсем килә. Кечкенә адымнар белән, хәләл акчалар эшләп, хыялыгыз артыннан барыгыз. Үзегезгә һәм Аллаһы Тәгаләгә ышаныгыз.
Мин әле моның чынбарлыкта булуына үзем дә ышанып бетә алмыйм. Йорт киләсе елның җәендә куллануга тапшырылачак. Ачкычлар алгач та, сезгә хәбәр итәрмен. Чөнки сез – минем зур гаиләм», – дип сөйләде ул язылучыларына.