Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәкимҗан бәрәңгеләре (Кәрим Кара)

news_top_970_100

Ярминкәләр шәһәр халкы өчен зур ярдәм булды әле ул. Арзан хакка яшелчәсен, сөтен-каймагын алып кинәнәбез. Мин үзем күпләп ала алмыйм, балконнан башка гайре саклар урыным юк. Шуңа да оештырылган бер ярминкәне дә читкә куймыйм. Фатирыңда бикләнеп утырганчы, чыгып саф һава сулыйсың, кеше күрәсең дигәндәй.

Бу якшәмбедә дә бераз шалкан алыйм дип килдем. Йөрим караштырып, хакларны сораштырам, кеше итеп сизәм үземне. Карыйм, бәрәңге саткан машина кырыенда элекке танышым Хәкимҗанның чандыр гәүдәсе сурәтләнә. Гаҗәпкә калдым, бу нишләп килеп эләккән монда? Ул бит үзе җир корты, җәй буе бакчасыннан кайта алмый.

Шәһәр халкының күбесе авылдан чыккан. Монда килеп төпләнгәч тә һәрберсе кечкенә булса да җир өлеше алу турында хыяллана. Мин ул якка битараф булдым. Ник дисәң, ул бакча юлын таптый-таптый хәлләрең бетә. Атна саен тәмле йокыңны калдырып электричкага йөгер. Үз машинам юк, сәпидтә дә йөрергә куркам. Ә менә Хәкимҗан Мичурин картка тиң булды. Ниләр генә үстермәде бакчасында! Барыннан да бигрәк бәрәңге үстерүгә күп көч салды ул. Иртә яздан тирес кертә, кул белән казып мамыктай йомшарта. Әллә кайлардан яңадан-яңа сортлар яздырып ала. Һәр бәрәңге төбенә көл сала, вакыты җиткәч, тубык тиңентенә җиткереп күмә. Яшь бала урынына карый һәр төбен, колорадао коңгызларын тубыкланып берәмтекләп чүпли, химия-фәлән кертми җиренә. Шуңа да аның бәрәңгесе котырып уңа. Үзеннән артканын сатып шактый акча да каера әле. Ә монда ...

Якынлап, моның иңбашына кулымны салдым.

Әллә син дә бәрәңге алырга уйлыйсыңмы, яшьти? - дим. Уңайсызланып киткәндәй булды бу, тамагын кыргалый.

Берәр капчык алыргамы икән дип исәпләп торам шул, - дип шаккаттырды.

Шаяртма, - мин әйтәм, - үзеңнекен сатасыңдыр әле.

Авыр сулый Хәкимҗан.

Әйдә, бер читкәрәк тартылыйк әле, - ди. Барып бастык бер почмакка үткән-сүткәннәргә комачауламас өчен.

Юк минем бәрәңге, - ди.

Как так, елы туры килмәдеме? Башкалар үстергән бит әнә, - дип ияк кактым машина тарафына. - Әллә теге коңгызлар харап иттеме?

Сөйләсәң сүз инде. Болай булды ... - дип искитәрлек тарих сөйләп ташлады бу. Мин аның тарихын түкми-чәчми сезгә җиткерәм.

Үскән Хәкимҗанның бәрәңгесе, елына карата котырып уңган. Ул җир алмасы дым ярата бит. Ә быел яңгырлар туктамый яуды. Берничә тапкыр куана-куана яңа бәрәңгедән бәлеш тә пешергән. Ә үткән дүшәмбедә кайчанрак казырга дип чамаларга ялгызы бакчасына киткән. Электричкадан килеп төшкән бу, таш юл буенча бакчасына якынлый икән. Гадәттә, ял көннәрендә халык тыгылышып ята бакчаларында. Ә атна башында сирәкләр барып күренә. Шул Хәкимҗан ише тынгысыз пенсионерлар гына инде. Шуны да әйтергә кирәк. Кием-салымга бик сакчыл яшьти. Бакчага, кара эшкә сәләмәгә калганнарын гына кия. Килә икән бу йомры сызгырып, кәеф күтәренке. Шулчак юлга аркылы утырган буханка «Газель» күзенә салынган. Хәкимҗан барып җиткәч, теге машинаңнан шкаф киңлек бер егет сикереп төшкән. Кара күзлек элгән, йонтач күкрәге ялангач, кыяфәт куркыныч.

Әй, сукбай, кил әле якынрак, - дип бармагын селеккәләп Хәкимҗанны үз янына әйдәгән бу. Аны-моны уйламыйча, чакырган җиргә барган инде яшьти. Әллә ярдәм кирәктер кешегә? Чынлап та ярдәм кирәк булып чыккан.

Берәр фанфурик эшләп аласың киләме? - ди икән әлеге күзлекле калын тавыш белән.

Сез ялгышасыз, - дип әдәпле генә җаваплаган Хәкимҗан. - Мин үземнең бакчама китеп барам.

Ха-ха, көлдермә әле. Синме инде бакча хуҗасы? Кайчан соңгы тапкыр көзгегә карадың? Ярый, ике одеколон бирермен, юмарт чакка туры килдең. Ләкин карышырга уйлама. Мине ачуландырсаң, азагы начар бетәр, - дип кырт кискән теге егет. - Үрмәлә кузовка.

Тәмам куркуга төшеп, Хәкимҗан кушканын үтәгән тегенең. Ә кузовта тагын бер сакал-мыек баскан сукбай утыра икән. Шуннан ни машина кузгалып киткән. Җир биләмәләре буйлап йөри торгач, нәкъ Хәкимҗанның бакчасы янында тукталып калган машина.

Менә монда ничава күренә, - дигән күзлекле Хәкимҗанның күкрәп үскән бәрәңге сабакларына карап. - Менә сезгә көрәкләр, капчыклар. Тиз-тиз бәрәңгеләрне алып тутырыгыз капчыкларга. Тиз кыланыгыз, кабат әйтергә булмасын!

Шофер егет кабинасыннан сыра алып, яшел үләнгә сузылган, ә Хәкимҗан белән сукбай өйлә җиткәнче бәрәңге казыганнар. Соңыннан капчыкларны машина әрҗәсенә төягәннәр. Эшне тәмамлагач, сүзендә торган күзлекле, Хәкимҗанның кулына ике шешә фанфурик тоттырган.

Тырыштыгыз. Монысы – премия, - дип ярты чиләктәй бәрәңге дә бушатып куйган аяк астына дустымның.

Зәңгәр төтеннәр чыгарып китеп барган машина, бәрәңге сабаклары арасында моңаеп басып калган Хәкимҗан.

Эреләре генә ундүрт капчык булды, - диде ул көрсенеп. - Вакларын ике чиләктәй җыеп, күрше Микулайның баскыч төбенә куйдым. Чучка асрый ул.

Дустымны юатырга һич урынлы сүзләр таба алмадым. Бераз сүзсез генә басып торгач, ул өстәп куйды:

Башка бәрәңге утыртмам ахрысы. Үстер-үстер дә, кемгәдер казып алып төяп җибәр. Бер дә күңелгә яткан эш түгел...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100