Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәйрия оешмасы җитәкчесе: «Эшли башлаган вакытта авыруларны жәлләп елый идем»

«Во благо вместе» инициатив төркеме рәсмиләштерелмәгән хәйрия оешмасы булып санала. Бүген алар ялгыз яшәүче картларга, авыру балалары булган гаиләләргә ярдәм кулы сузалар. Хәйрия оешмасының эшчәнлеге һәм бу юлдагы кыенлыклар турында аның җитәкчесе Альбина Сәлимгәрәева белән сөйләштек.

news_top_970_100

Альбина, сез «Во благо вместе» хәйрия оешмасына нигез салучы. Эшчәнлегегез белән таныштырып китегез әле?

Әйе, башта мин бу юлда үзем генә идем. Әледән-әле бәлагә очрап, тормышта кыен хәлдә калган кешеләр турында ишетергә туры килә иде. Аннары әкренләп туганнарның, дусларның таныш-белешләренә ярдәм итә башладым. Кайсына операциягә акча җыйдык, кемгәдер протез алып бирү җаен таптык. Тора-бара «Во благо вместе» хәйрия инициатив төркеме барлыкка килде. Төркемебездә берничә кеше буш вакытыбызда «Во благо вместе» фондында эшлибез.

«Во благо вместе» инициатив хәйрия төркеме үз эшчәнлеген 2018 елдан бирле алып бара. Безнең хәйрия оешмасы ялгыз яшәүче картларга, авыру балаларга булыша, гомумән, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне үз канаты астына алып, аларның проблемаларын хәл итәргә тырыша.

Кешеләр «Во благо вместе»ны кайдан таба алалар? Сез кемнәргә һәм ничек ярдәм итәсез?

Без төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып барабыз. Булышып йөри торган әби-бабайларыбыз бар: аларга азык-төлек, дарулар алып кайтабыз, төрле түләүләрен яисә башка эшләрен эшләп бирәбез. Шушы яз аенда гына да, мәсәлән, барып өйләрен җыештырдык, тәрәзәләрен юып бирдек.

Ярдәмгә мохтаҗ кешеләр социаль челтәрләребезгә үзләре турында язалар, телефон номерларын калдыралар. Соңыннан без алар белән элемтәгә кереп, проблемаларын мөмкин кадәр хәл итәргә тырышабыз.

Хәзерге вакытта ничә кешегә ярдәм күрсәтәсез?

Мин аның төгәл генә саннарын атый алмыйм, чөнки ул гел үзгәреп тора. Без бит сан өчен эшләмибез, бу мөһим дә түгел. Мәсәлән, 8 мартта гына 30 адреска барып котлап кайттык. Бер әбиебез бар иде караштырып йөри торган. Бичара үзе генә торган. Улы килеп чыкты да, аны үзенә яшәргә алып китте.

«Әти-әни безне кечкенәдән балалар йортына йөртте»

Альбина,  «Во благо вместе» инициатив төркеменең барлыкка килү тарихын да сөйләгез әле.

Әти белән әни безне кечкенәдән балалар йортына алып йөртте. Алар безгә шулай булганның кадерен белергә өйрәтте. Балалар йортына барып, бу дөньяда башка төрле итеп тә яшәп була икәнен: кечкенә генә сабыйларның ятимлек ачысын татып, әти-әни дигән таянычтан башка үсүләрен күреп кайта идек. Үзенә күрә бер тәрбия чарасы да инде бу. Без анда тартма-тартма күчтәнәч: печенье, төрле җиләк-җимеш алып бардык. Кечкенәдән тормыш юлымда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр очрап торды. Әти-әнием, үсә төшкәч үзем дә аларга ярдәм итү чарасын табып, булыша идек.

«Во благо вместе» инициатив төркеме эшчәнлеге ике көнлек хәйрия ярминкәсеннән башланып китте.

Башта бер егеткә ярдәм йөзеннән хәйрия ярминкәсе үткәрдем. Менә шушы хәйрия сэконд хенды белән генә дә без берьюлы берничә төр кешегә ярдәм иттек. Берәүләр артык әйберләреннән котылды, икенчеләр исә бик арзанга гына кием сатып ала алды, ә акчасы егеткә булды. Шуннан соң мин ныклап хәйрия эшенә кереп киттем.

Кияүгә чыкканнан соң бер-бер артлы өч бала таптым. Аңа кадәр юрист булып эшләдем. Хәзер «Во благо вместе» инициатив төркеме – минем төп эш урыным.

Ярдәм итәсе яисә акча җыеласы баланы ничек сайлыйсыз?

Безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәр кеше белән танышабыз. Алар арасында мошенникларга да тап булган очраклар булды. Документларны тикшерәбез, баланың үзе белән дә танышабыз. Ярдәм итәргә теләгән кешеләр һәм шул ярдәмгә мохтаҗлар арасындагы үзенә күрә бер күпер ролен башкарабыз. Оешмабыз эшли торган һәр очрак тикшерелгән.

Акча җыю процессы ничек бара?

Без кешеләргә ярдәм итүнең төрле ысул-чараларын уйлап табарга тырышабыз. Эшне иҗади якын килеп башкарабыз.

Төрле бүләкләр дә уйнатабыз. Кемдер реклама өчен килә, кайберәүләр сәдака итеп билет ала. Аннан килгән керем турыдан-туры ярдәмгә мохтаҗ кешегә китә. Шәхсән мине белүчеләр дә ярдәм итәргә теләк белдерә. Мин аларга сәдака җибәрер өчен берәр авыру балалы гаилә реквизитларын җибәрәм. Без акча бирегез дип, сорап кына тормыйбыз. Баш ватып, төрле креатив әйберләр уйлап табарга тырышабыз. Мәсәлән, безнең белән хезмәттәшлек итүче бер компаниянең Яңа ел корпоративына хәйрия акциясе уйлап табуны сораганнар иде. Корпоративка керү өчен түләүне бер төргәк подгузник дип эшләдек.

Төрле оешмалар безне күреп, ишетеп, үзләренең ярдәмнәрен тәкъдим итә башладылар. Шәхси даруханәсе булган бер егет дарулар белән тәэмин итә. Ярдәм – ул акча гына булмаска да мөмкин.

 «Могҗиза» – үзенчәлекле балалар театр студиясе

Альбина, авыру балаларга тагын ничек ярдәм итеп була?

Безгә килгән балалар арасында бик талантлылары да бар. Сәламәтлекләре чикле булса да, кайберләре чатнап тора. Уку, реабилитациядән тыш аларның барып күңел ачар, аралашыр урыннары юк икәнен белгәч, бу балаларга Кәрим Тинчурин театрындагы «Могҗиза» театр студиясенә йөрергә тәкъдим итә башладык. Анда үзенчәлекле балалар йөри. Апрель аенда «Могҗиза» театр студиясе спектакль дә куйды.

Андагы яшь артистлар белән шундый матур аралашу бара, балалар да бик канәгать. Бер начар сөйләшә торган малай бар иде, авыруы аркасында тәне, бите спазмда. Бер елдан соң концертка барып, әлеге малайның шигырь сөйләвеннән, җырлавыннан таңнар калып кайттык. Бала үзгәргән, сөйләме яхшырган, ачылып киткән. Шундый нәтиҗәне күреп бик сөендек. Кызлар да башта бик оялып кына торалар иде. Хәзер күрсәгез сез аларны - матур күлмәкләрдән, күзләре янып, балкып тора. Алар безне отчет концертларына чакырганда да күчтәнәчләр, чәчәкләр белән барабыз.

1 июнь көнне сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе Кәрим Тинчурин театрында «Миһербанлык» дигән спектакль тәкъдим итәчәк.

Балалар бик озак репетиция ясадылар, әзерләнделәр. Теләгән һәркем әлеге спектакльне карый ала, керү ирекле. Анда безнең шушы балаларга ярдәм җыю йөзеннән куелган тартмаларыбыз да булачак. Килгән керем барысы да әлеге балаларның үзләренә бүлеп биреләчәк.

Сезнең хәйрия инициатив төркеменә кемнәр булыша, иганәчеләрегез бармы?

«Во благо вместе» хәйрия оешмасына шәхси эшмәкәрләр дә килеп кушыла башлады. Шәхси бассейны булган бер кеше безнең балалар өчен түләүсез тренер һәм билгеле бер вакыт бүлеп бирде. Безнең төркем кайгыртып тора торган күп балалы гаилә бар, менә алар бер әйбердән дә баш тартмый. Аларның бер балалары авыру, ул ятып кына тора, бассейнга йөри алмый. Калган балалары сәламәт, әмма гаиләнең бассейн өчен дә түләргә хәле юк. Менә ул балалар бассейнга рәхәтләнеп йөри, әниләре барган саен рәхмәт укый.

Рәссам кыз аена бер тапкыр сәламәтлеге чикле булган балаларны чакырып, алар белән бушка шөгыльләнә. Бик матур рәсемнәр иҗат итәләр.

«Авыру бала караган аналарга аралашу җитми»

Альбина, ә менә авыру бала караган аналарга ничек тә булса ярдәм итеп буламы соң?

Авыру балаларга ярдәм итә башлагач, тагын бер проблема калкып чыкты. Бала караучы аналар көне буена эшкә урнаша алмый, ә аларга социальләшү, аралашу җитми. Вакыты, мөмкинлеге булган аналар берничә сәгатькә безнең хәйрия оешмасына килеп эшләп китә алалар. Шулай итеп, алар башка кешеләр белән күрешеп аралашу мөмкинлегенә ия. Алар өчен корпоратив кебек чаралар да үткәрергә тырышам, чөнки аларга да кеше арасына чыгып, ял итеп алырга кирәк. Көне буена булмаса да, 2-3 сәгатькә баласын калдырып тору чарасын табып була әле.

Шулай ук без реабилитация яки операция өчен социаль челтәрдә акча җыюны ачып җибәргән әниләрне интернетта нинди язма язарга, аны ничек куярга икәнен өйрәтәбез.

Альбина, сезгә кешеләрнең моң-зарларын тыңлап, төрле проблемаларын хәл итәргә туры килә. Авыр түгелме?

Авыр, әлбәттә. Беренче вакытта еш елый идем. Онкология белән авырган өч яшьлек сабыйга акча җыйдык. Ул үз гомеренең ике елын авырып үткәргән... Израильгә алып китәргә тиешләр иде, апасы донор буларак туры килде. Израиль вакытны сузды, тартты, ремиссиядә булган авыруы кабат прогрессия ала башлады. Бала вафат булды... Бу минутлар бик авыр бирелде миңа. Кеше кайгысын үз эчеңнән үткәрәсең бит.

Берсендә 29 яшьлек авыру кыз янына бардык. Күз карашыннан ук: «Зинһар, сез мине ташламагыз», – дип әйткән кебек тоелды ул миңа. Аңа операциягә 3,5 млн сум акча кирәк иде. Аның тормышының һәр көне, һәр сәгате исәптә иде. Үлем хәлендә булса да, яшисе килү теләге шулхәтле көчле иде, социаль челтәрләрне дә үзе алып барды, тырышты. Акча җыйдык, операция да ясалды, кызганыч, комадан чыкмады. Менә мондый вакытта ничек борчылмыйсың инде? Без бит яхшырыр, терелер дип көттек...

Йөрәккә якын алмыйча эшләргә өйрәнеп буламы соң?

Башта бөтен энергиям, ресурсларым китеп бетә иде, эмоциональ яктан бушап кайта идем. Ә өйдә үземне дә өч балам көтә. Вакыт үткәч, үз-үземне кулга алырга тырыштым, эмоциональ барьер куеп кына эш итеп була икәнен аңладым, югыйсә үзең үк эштән чыгып бетәсең. Кайбер дус кызларым да килә безгә, эмоциональ яктан түзә алмыйча китәләр.

Хәзер мин бу эшчәнлегемә эш буларак кына карарга өйрәндем, башкача мөмкин дә түгел. Әлбәттә, борчуларсыз гына да булмый.

Хәйрия эшчәнлеген алып барганда нинди проблемалар белән очрашырга туры килә?

Безнең ярдәм төркеме рәсмиләштерелмәгән, без волонтерлар гына. Төрле җиргә куелган, акча җыя торган тартмаларыбыз өчен борчылабыз, ул тартмаларны югалтасыбыз килми.

Рәсми оешма булмагач, төрле кыенлыклар белән очрашырга туры килде. Балалар йорты тирәсендә 12 миллион сумга мәйданчык ясадык. Әлбәттә, мондый зур сумманы болай гына җыеп бетерү мөмкин түгел, без бу эшкә төрле оешмаларны җәлеп иттек. Ул вакытта килеп туган иң зур кыенлык – акчаны кайда җыярга? Ярый ул чакта юристлар, төрле белгечләр белән киңәшеп, чыгу юлын таптык.

Хәзер инде без дә регистрация үтәргә уйлап торабыз. Бу безнең җилкәләребезгә өстәмә эш, йөк булып төшәчәк. Исәп-хисап тоту, төрле тикшерүләр һ.б.  – боларга вакыт әрәм итәсе килмәгән иде дә инде... Без бит моны үзебезгә файдага дип эшләмибез, – ди Альбина.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100