Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәйдәр Гыйльфанов: «Татарстан Екатеринбургта татарча FM радио ачу ягын карасын иде»

Татарстан язучылары Камил Кәримов һәм Ләбиб Лерон Свердловск өлкәсендәге татар авылларында булып кайтты. Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов «Интертат»ка төбәктәге татар тормышы турында сөйләде.

news_top_970_100
Хәйдәр Гыйльфанов: «Татарстан Екатеринбургта татарча FM радио ачу ягын карасын иде»
Рәмис Латыйпов

Хәйдәр әфәнде, без Казанда «тел югала» дип әйтәбез, Татарстандагы татар авылларында шул хәл. Чит төбәкләрдә, мәктәптә атнасына 1 сәгать татар теле булган шартларда телне саклау мөмкин эшме?

– Кызганыч, әмма минемчә, мондый темплар белән барганда, мөмкин эш түгел.

Әмма мин чагыштыра алам: мәсәлән, 1990 еллар, 2000 еллар, хәзер инде 2020 еллар белән... Дәүләт ягыннан телне саклау өчен шартлар күбрәк тудырыла, ләкин хәзер татарның үзеннән күбрәк тора.

Безнең татар инфраструктурасы юк түгел. Мәсәлән, 19 авылда татар мәктәпләре бар, кайдадыр 2, кайдадыр 3 сәгать татар теле дәресләре укытыла. Екатеринбург, Серов, Пышма шәһәрләрендә якшәмбе мәктәпләре эшләп килә.

Әмма ләкин телне саклау гаиләдән тора. Ничек кенә боргаласак та, дәүләттән көтеп утыруның бер файдасы да юк. Таләп итсәң, дәүләт ул бирә.

Хәлләр, әлбәттә, шау-гөр килеп шатланып йөгереп йөрерлек түгел. Шул ук татар авылларында да бер 10 ел элек кенә татар балалары татарча сөйләшә иде, хәзер инде алар үзара рус телендә аралаша. Бу – бик кызганыч күренеш.

Хәйдәр Гыйльфанов язучы Камил Кәримовка «Рәхмәт хаты» тапшыра.

Фото: © Рәмис Латыйпов

Сез, шартлар күбрәк тудырыла, дип әйттегез. Бу нинди шартлар?

– Мәсәлән, шул ук мәктәпләр. 10 еллар элек 15 кенә мәктәп иде, хәзер – 19. Аннан соң якшәмбе мәктәпләре, Екатеринбургтагы Каюм Насыйри институтының үзәкләре эшли. Элекке заманда татарлардан бик милләтпәрвәр кешеләр татар өчен бернинди түләүсез эшли торган иде. Хәзер аның үз системасы бар. Укыган кешегә сертификат бирәләр.

Муниципалитетлардагы сәнгать коллективларының һәрберсендә диярлек татар яки татар-башкорт коллективы бар. Теләгән кешегә шулар аркылы, җырлап-биеп булса да, телне саклап калып була. Шулай ук өлкәдә ел саен 40тан артык Сабан туе уза, шуларның 30ы муниципаль дәрәҗәдә – район яки шәһәр күләмендә үтә. Аны шул район яки шәһәрнең бюджетына үткәрәләр. Аны булдыру өчен татарлар йөгереп йөри, дигән сүз түгел. Үзләре планга кертеп уздыралар. Татарстанда яшәгән кешеләр, бәлки, һаман җырлап-биеп йөрисез, бернинди файдагыз да юк, дип әйтергә дә мөмкин. Әмма, башка чара булмагач, телне күңел аркылы да саклап калырга була, һәрхәлдә, сакларга тырышырга.

Безнең бит инде җанисәп нәтиҗәләре мактанырлык булмады. Моның сәбәпләре нәрсәдә? (Свердловск өлкәсендә җанисәп мәгълүматлары буенча, 2010 елда 143 мең татар булган, 2021 елгы җанисәптә 93 мең калган «Интертат»).

– Дөресен әйткәндә, моның сәбәбен мин инде төннәр буе уйлап борчылып яттым. Без шулай ук начар эшләдек микәнни, дип. Без – 30дан артык чара үткәргән бик аз санлы өлкәләрнең берсе. Әмма ул, күрәсең, «ике икең – дүрт» дигән сүз түгел. Миңа калса, җанисәп үткәрү вакыты, гомумән, дөрес булмады. Аны ковид вакытында үткәрмәскә иде. Оештыру ягы бик түбән сыйфатта булды. Элекке заманда без аны алдан белеп тора идек, җанисәпне алучылар кереп, язып йөриләр иде. Алай булмады ул. Безгә чынлап та керүче булмады. Ышанып, интернет аркылы «Госуслуги» аша үзләре язылыр әле, дигән сүз ул, бәлки, федераль үзәккә кирәктер. Әмма күп кеше, гомумән, язылмады да.

Милләтен күрсәтмәүчеләр бик күп булды. Бу бит инде нәрсәне аңлата? Миңа калса, статистика оешмалары «галочка» өчен генә, паспорт өстәлләрендә нинди мәгълүмат бар – шуны алганнар да язганнар. Ә анда бит милләт күрсәтү юк. Милләтен күрсәтмәүчеләрнең урыс милләтеннән соң иң күп санда – татар саны кимүнең төп сәбәбе шундадыр кебек. Чөнки кешегә туп-туры җанисәп алучы килә икән, яки ул интернет аркылы үзе языла икән, ул милли пунктны күрсәтмичә үтмәс иде. Нәрсәгә ул аны яшерергә тиеш? Ә монда күрсәтелмәгән.

Бу хәл – минем тәҗрибәдә беренче тапкыр. Мин инде җанисәп алуда 3-4 тапкыр катнаштым. Милләт күрсәтмәүчеләрнең икенче урында булуы – бөтенләй акылга сыймаслык әйбер. Алай була алмый бит?! Ни өчен күрсәтмәскә мөмкиннәр? Сәбәбе – аларны язып йөрүче булмаган. Аларның бөтен мәгълүматларын паспорт өстәленнән генә алганнар да милләтен күрсәтмәгәннәр.

Һәм тагын борчыган мәсьәлә Екатеринбург мәчете мәсьәләсе һәм сезнең өлкәдә 6 мөфтият бар. Нишләп шулай икән ул?

– Бу – 90нчы еллар шаукымы, 80нче еллар ахырларыныкы ,дип тә әйтер идем әле мин. Свердловск өлкәсе – Татарстан да, Башкортстан да түгел. Анда бер хуҗа. Ә монда әле бер Россия күләмендәге мөфтият килеп төзи үзенең мөфтиятен, әле – икенчесе. Бу – ирекле җирләр. Монда сәясәт тә шундыйрак. Монда түрә әйтте дә – тыңладылар, дигән сүз түгел. Монда башка төрлерәк сыйфатлы кешеләр. Мин аның яхшы ягын да күрәм, килеп җитмәгән ягы да бар. Ягъни, теләделәр – мөфтиятне төзеделәр. Берсеннән берсе сорап та тормыйлар. Менә без – мондый мөфтият, монысы – мондый мөфтият. Алар белән нишләргә дә белмисең кайвакыт. Мин, Татарстан түрәсе буларак, бик кысылмаска да тырышам: берсен чарага чакырсаң яки аңа ярдәм итсәң, икенчесе үпкәли. Бөтенесен бергә җыеп карадык – җыелмыйлар, Аллаһы Тәгалә эшеннән башка булган үзара сәясәтләре бардыр кебек. Әйтә алмыйм.

Ә менә Екатеринбург мәчетенә килгәндә...

– Мәчет урынына килгәндә, бик кызганыч. Чыннан да, хәтерем ялгышмаса, 2000 еллар башында Эдуард Россель вакытында мәчет урынына беренче таш салынган иде. Әмма ул юридик яктан эшләнеп бетмәгән. Җире ул вакытта федераль җир булган, һәм бернинди губернатор да ул җирне бүлеп бирә алмаган. Шулай килеп чыкты – сүзгә ышанып, «ярар, килеп чыгар әле» дип... Совет вакытындагы кебек – «ярар, булыр әле, таш салдык бит инде...» Субайлар кага башладылар. Миллионнар китте анда. Без бит инде халыкны җыеп, хәйрия концертлары үткәреп, чаралар оештырдык. Ә юридик ягын караучы булмаган. Ышанганнар: губернатор әйткәч, булыр, ничек булмасын?

Ә хәзер бит заманнар башка. Шәһәрнең үзәгендәге җир ул. Хәзер Екатеринбургта гына түгел, Казанда да җир бик кыйбат. Шуңа аны башлаганда ук, Аллаһы Тәгаләгә генә тапшырып түгел, үз башың белән уйлап эшләмәгәнбез. Юридик ягын карап бетерергә кирәк булган.

Хәзер инде аның урынына башка җир бирделәр, ул төзелеп бетеп килә. Әмма ул, әлбәттә, шәһәрнең үзәге түгел. Ул Җәмигъ мәчете булырга тиеш, киләчәктә, бәлки, шәһәрнең үзәгенә керер. Ләкин әлегә ул читтәрәк. Төзелми түгел, төзелә. Әнә шул 6 мөфтият булу бик комачаулый. Чөнки бергәлектә генә эшләп була. Ул бит Җәмигъ мәчете дип атала. Уртак мәчет, бар халык җыела торган. Бу мөфтиятнеке, теге мөфтиятнеке булырга тиеш түгел. Ул – безнең бик авырткан һәм әлегә чишелешен күрмәгән шундый бер сорау.

Екатеринбургтан торып Казанга, Татарстанга нәрсә әйтер идегез? Татар мәркәзе нәрсәгә күбрәк игътибар итәргә тиеш?

– Аллага шөкер, Татарстан үзенең ярдәмен елдан-ел арттыра. Бик рәхмәтлебез. Шул ук уку әсбаплары булсынмы, татар үзәкләрендә төрле оештыру техникалары булсынмы – бүләк итеп киләләр. Мәктәпләргә ярдәм итәләр. Ул яктан, Аллага шөкер, бер 20 ел элеккегә караганда, бик күпкә һәм системалырак рәвештә теләктәшлек күрсәтелә. Әле менә быел Свердловск өлкәсеннән 2 татар оешмасы Татарстанның 2 грантын отты. Алар шактый күләмле, алар татар тормышына багышланган.

Шуңа күрә, бер яктан бик яхшы, элемтәләр дә әйбәт, борчыганы – кешенең хәзер вакыты җитмәве. Мәсәлән, «ТНВ» корпункты да бар, алар аена 11әр тапшыру, сюжет биреп барырга тиеш. Ләкин эшлекле татарның хәзер телевизор карап утырырга вакыты юк. Баласын карарга, эшен эшләргә кирәк. Мин радио мәсьәләсен күтәрер идем. Татарстан шул якка карасын иде. Ниндидер FM дулкыннарын алсалар, зур адым булыр иде. Машинада барганда, кеше радио тыңлый. Дәүләт радиосымы-юкмы – барыбер. Музыкасы яңгырап торсын, яңалыгы булсын һәм урындагы берәр кеше кыска гына 10-15 минут яңалыклар биреп торса, әйбәт, заманча әйбер булыр иде ул.

Татар милләтенең урынын ничек күрәсез? Өлкәдә икенче позицияне югалтуга карамастан, татарлар нинди урында?

– Беренчедән, формаль рәвештә милләт ягыннан без бит инде икенче урында. Икенче урында – милләтен күрсәтмәүчеләр, димәк, шул яктан караганда, без икенче урыныбызны югалтмыйбыз. Сан ягыннан гына түгел, шул ук өлкә депутатларын карасак та, бизнес ягыннан карасак та, Аллага шөкер, без бик дәрәҗәле. Безнең сүзгә хакимият тә, башка халыклар да колак сала. Алар һәрвакыт әйтеп тора: сез монда килмешәк түгел, сез монда үз урыныгызда. Башка диаспоралар да тырыша, әмма алар безнең кадәр үк түгел.

Без ел саен 80-90 чара үткәрәбез. Аның 40ы Сабантуй булса, калганы – башка чаралар. Әле болары – мин белгәне генә. Безнең губернаторның урынбасары Салихов Азат Рәвкать улының әнисе татар, әтисе башкорт, ул безнең эшләргә һәрдаим ярдәм итеп тора. Екатеринбург шәһәре хакимиятендә урынбасарларның берсе – татар кешесе Рөстәм Галләмов. Элекке вакытларда андый әйбер юк иде. Мин инде 1985 елдан бирле монда яшим, без хакимияткә «аяк тибеп керә» алмый торган идек. Ояла торган булганбыздыр, бәлки. Я әйтә торганнар иде: сез бит күп, монда 120 милләт, һәрберегезгә ярдәм итә башласаң, тегесе-монысы... Әмма шуңа карамастан, тыныч кына, урыс әйтмешли, «тихой сапой» үзебезнең эшне эшли идек. Хәзер инде тибеп үк кермәсәк тә, кабинетларга кереп мәсьәләләрне чишәргә була. Чынлап та, дөрес әйтәләр – куелмаган сорауны гына чишеп булмый. Куелган сорауны хакимият, чишмичә, берничек булдыра алмый. Алар безнең эшне, бәяне беләләр. Өлкәдә бүләкләнүчеләр арасында безнең күп кенә фән докторлары, технарьлар, рәссамнар бар... Аларның күбесе, бәлки, татар дип янып йөри торган кеше түгелдер. Алар үз эшләре белән шөгыльләнә, әмма алар бар. Без аларны эзләп тапсак, җанатып, кызыксынып киләләр.

Безнең Даими вәкиллек каршында шуралар күп бит: төбәкне өйрәнүчеләр, укытучылар, татар авылларының башлыклары... Минем уйлавымча, шундый фән эшлеклеләренең дә шурасын төзергә кирәк, «Интеллектуаль шура» дип аталырмы ул... Алар татарча белмәскә дә мөмкиннәр, әмма аларның фамилияләре татар, әби-бабалары татар булган. Безнең эшләрдә татар җәмәгатьчелеге кебек бик актив йөрмәсәләр дә, алар үз өлешләрен кертерләр кебек тоела. Фән докторлары гына да 4-5 кеше. Алар бит – милләтнең байлыгы, аларны кулланып калырга кирәк. Үзләре туп-туры булдыра алмаса да, ниндидер хатка кул куйса да, исеме бар дигән сүз. Шуңа күрә кулланырга кирәк андый әйберне.

Өлкәгә татар язучылары килде. Аларга бу нәрсә бирә?

– Беренчедән, татар язучыларының үзләренә күп нәрсә бирә. Әсәр нигезе ул бит тормыштан алына. Үз казаныңда гына кайнап яшәү, бер яктан, җайлыдыр, әмма, ташыган шулпа кебек, Казаннан әзрәк читкә чыгып, башка җирне дә күреп килергә кирәк. Чөнки татарның күпчелеге Татарстанда яшәми, татарның күбесе читтә яши. Шуны истә тотарга кирәк.

Икенчедән, интернет чараларын күбрәк кулланырга кирәк – кәгазь юк, китап чыгарып булмый, дип кенә яшәргә түгел. Мин үзем хәзер күбрәк Интернет, планшетлар аркылы китап укырга күчә башладым. Нишлисең инде, заманы шундый. Ул җайлы. Китап күтәреп йөрү авыррак. Шуңа күрә языгыз, килегез, без үз ягыбыздан оештыру, транспорт чараларын, башкаларны карарбыз. Бөтендөнья татар конгрессына бик зур рәхмәтлебез. Шушы чараны оештырганда турыдан-туры чыгабыз: «Өч кеше кирәк иде» – «Рәхим итегез!» Алар безнең юл чыгымнарын түләделәр, без бик рәхмәтлебез.

Язучылар белән очрашу – ул зур әйбер. Совет заманыннан бирле «тере язучыны күрдем» дигән хис бирә. Язучылар өчен дә, укучылар өчен дә рәхәтлек бирә. Чөнки аралашып яшәүдән дә тәмлесе, рәхәте юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100