Зәринә Хәсәншина социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Җилфер-җилфер җил искәндә» дигән ретро җырга яңа сулыш бирүе турында хәбәр итә.
«Легендар җырчы Хәйдәр Бигичев репертуарыннан булган бу ретро җыр күпләрнең күңеленә хуш килер, дигән теләктә калам», – дип язган җырчы.
«Җилфер-җилфер җил искәндә» җырының сүзләрен Әхмәт Ерикәй, ә көен Фәрит Хатыйпов язган.
Әлбәттә, ретро җыр күпләрнең күңеленә хуш килгән.
«Абау! Шәп булган бу! Молодец бит син, ә!»;
«Үзгәреш җиле булган әкәмәтский»;
«Нәрсәгә тотынсагыз да шедервр ясыйсыз», – дигән комментарийлар калдырган алар.