Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәйдәр Бигичев 1997 елда Сабан туенда төшерелгән соңгы видео

news_top_970_100
Хәйдәр Бигичев 1997 елда Сабан туенда төшерелгән соңгы видео

Татарстанның Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов 1997 елда Хәйдәр Бигичев төшерелгән тарихи кадрлар белән уртаклашты. Хәйдәр Бигичев бу көнне туган авылы Чүмәлигә Сабан туена кайткан булган.

«Кадерле ядкарь. Интернет киңлекләрендә йөрүче бу видеоның авторы билгесез (әлегә), әмма аңа бик зур рәхмәт. Чөнки бу – бик кадерле, истәлекле ядкарь.

1997 елның 14 июнендә, моннан нәкъ 27 ел элек, Хәйдәр Бигичев туган авылы Чүмәли (Нижгар өлкәсе) Сабан туена кайтты. Үзе белән тагын 2 якташын: Рамил Курамшинны һәм мине чакырды. Рамил абый уйнады (видеода ул да күренеп китә), мин концертны алып бардым, ә Хәйдәр абый җырлады. Күп итеп, озак итеп, ялындырмыйча, рәхәтләнеп җырлады. Гадәттә бераз тыйнаграк Хәйдәр абый гади халык белән дә бик теләп аралашты.

Ә кире Казанга без 16 июньдә Чүмбәлидән, Хәйдәр абыйның туган нигезеннән кузгалдык. Әлбәттә, аның туган көне хөрмәтенә туганнары зур өстәл әзерләгәннәр иде. Аерылышу бик озакка сузылды. Әтисен, туганнарын Хәйдәр абый кат-кат кочаклады, кат-кат үпте. «Туган яктан, туганнардан бер дә аерыласы килми», – диде Хәйдәр абый. Әллә күңеле сизгәнме икән. Бу – аның туган якларына соңгы кайтуы иде. Соңгы язы, соңгы җыры иде…

Агымдагы елның 16 июнендә татарның бөек җырчысы Хәйдәр Бигичевның тууына 75 ел тула. Зур бәйрәм!» – дип язган Рифат Фәттахов бу көн алдыннан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100