Хафиз Миргалимов: «Совет чорында дингә ул кадәр тиясе түгел иде»
КПРФ партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Хафиз Миргалимов белән интервью.
Хафиз Миргалимов заманында КДУның тарих факультетында «фәнни коммунизм укытучысы» белгечлеген тәмамлаган. Һәм шушы белгечлеккә гомере буе тугры калган кеше ул! Аның кебек студент чагыннан пенсиягә кадәр коммунизм җырын җырлаучылар тагын бармы икән? Хафиз Гаязович Казанда 20 елдан артык КПРФ партиясе лидеры, күп еллар Дәүләт Советы депутаты булып тора. Иң халыкчан сәясәтчеләребезнең берсе, күпләргә ул яктан үрнәк.
Хафиз Миргалимов белән КПРФ партиясенең Дзержинский урамындагы офисында очраштык. Аны көткәндә, бирегә берничә пенсионер да «зарым бар» дип кереп чыкты, телефоннан да мөрәҗәгатьләр булды. Мин бер колак белән аларны тыңлаган арада, ишектә Хафиз Гаязович күренде. Кызыл күлмәк, кызыл галстук, кызык кулъяулык, кызыл түштамга таккан... Кызыл бүлмәдәге кып-кызыл урындыкларга утырып, 2 сәгать кызып-кызып сөйләштек.
«Президентка хат яздым, әбине күзле иттем»
Хафиз Гаязович, соңгы арада матбугатта сирәк күренәсез.
– Кирәксә дә, кирәкмәсә дә үземне күрсәтергә яратмыйм. Бәлки, халык каршында эшли торган сәясәтче алай булырга да тиеш түгелдер. Әмма эшең сүзеңнән алдан барырга тиеш. Әгәр нәтиҗәсен күрсәтмәсәң, ул интервьюларың, буш сүзләрең һавада гына эленеп кала. Әле журналистлар үзләре дә соңгы ике елда безне башка партияне күрсәткән кебек яктыртмыйлар, анысы өстән кушылгандырмы, белмим... Башкасы турында ярты сәгать, безнең хакта ике минут кына сөйлиләр.
Нәрсәләр эшләп йөрисез?
– Гел юлда йөреп торам. Безнең фракциядә – алты депутат, ләкин 60 кешелек эшләргә тырышабыз. Партиянең һәр депутатына 12шәр район бүленеп бирелгән, анда барып, сайлаучыларны кабул итәбез. Әле Геннадий Зюганов килеп китте, аны каршы алдык, очрашуларын оештырдык. Канәгать булып китте.
Сәясәттә шулай күп еллар калыр өчен, кешедә нинди сыйфатлар булырга тиеш?
– Түземлек, эшчәнлек, үз өстендә даими эшләү, дөнья хәлләре турында белеп тору кирәк. Кеше гозер белән килә икән, аны тыңларга һәм аңларга, үземне аның урынына куеп карарга тырышам. «Кулымнан килсә, булышырмын», – дип калам. Фиркабезгә узган ел мең ярым мөрәҗәгать булды, шуларның 70 %ы үтәлде. Дүрт авылда мәдәният йорты ачылды, мәдәният йортларына капиталь ремонтлар ясалды, 12 чакрым юл салынды, мунча, балалар бакчалары төзелде.
Казанның «Солнечный город» микрорайонында поликлиника юк иде. Артыннан йөри торгач, аңа урын бүлеп бирделәр. Хәзер шунда поликлиника төзетү өчен, президент Рөстәм Нургалиевичка мөрәҗәгать иттем. Ул 16 миллион сум акча бүлеп бирде. Партиябезгә шундый мөнәсәбәт өчен рәхмәт. Төрле партияләрдә булсак та, барыбыз да халык мәнфәгате өчен эшлибез.
Әлеге проблемалар хакында халык үзе килеп сөйлиме?
– Халык белән очрашкач: «Менә сез нинди кечкенә гәүдәле икәнсез», – дип яныма киләләр. Үзебез кечкенә булсак та, партиябез зур, юнәлешебез әйбәт, эшләгән эшләребез күп.
Ике ел элек Дәүләт Советы каршына Арчадан 9 пенсионер килде. «Улым, безнең йортларыбызны алдылар. Ул урынга нәрсәдер төземәкче иделәр, ахыр чиктә төземәделәр. Ә безне социаль ипотека буенча төзелгән фатирларга керттеләр. Хәзер безгә ул фатирлар өчен миллионышар сум өстәп түләргә кирәк. Безнең андый акчабыз юк, карап торган пенсиябез утка-суга, даруга гына җитә», – диештеләр.
Мин Дәүләт Советында бу турыда чыгыш ясадым, президентка хат яздым. Моның артыннан 2 ел йөрдем, нәтиҗәдә, алар түләүсез фатирлар алдылар.
Соңыннан кабат Дәүләт Советы янына килделәр. Елыйлар. «Сезне кунак итәсебез килә. Бәлеш салырбыз, тавык суярбыз, килегез», – диләр. Әле һаман шул әбиләр янына барып җитеп булмый...
Шаккатмалы...
– Үзем рульдә йөрим, юлда барганда, яныма юлда басып торган берәр әби-бабайны утыртырга тырышам. Сөйләшергә иптәш тә булалар. Кайберләре мине таный. Берсендә бер әби: «Казанга күзне дәваларга барам. Операция 25-100 мең сум тора, банк кредит бирми», – диде.
Шуны белеп алганнан соң, Казанның Бутлеров урамындагы «Третий глаз» клиникасына килдем. Анда, операцияне бушлай ясату өчен, 30 мең кеше чират торуын белдем. Түләүлесенә дә 60 кеше җыелган. Тавыш чыкты. Министрларны йөреп чыктым, президентка хат яздым. Президент бу клиникага 66 миллион сум акча бүлеп бирде. Нәтиҗәдә, чират 15 мең кешегә кимеде.
Хәзер Татарстанда офтальмологик үзәк төзү мәсьәләсен күтәреп чыктым. Ни өчен безнең авыруларыбыз Чабаксарга һәм Оренбургка йөри соң әле? Алар үзебездә – Казанда дәваланырга тиеш.
Безнең халыкны борчыган тагын бер зур сорау бар бит. Сугыш чоры балалары гел елап шалтырата, безне искә алмыйлар, дип рәнҗиләр.
– Актанышта очрашу беткәч, яныма ике әби килде. Бетерешкән әбиләр, гади генә киенгәннәр. «Сугыш балалары турында закон кабул итегез инде. Әтиебез сугышта хәбәрсез югалды. Күрше Хантимер сугыштан исән кайтты, балаларын укытты, кеше итте. Ике йорт салды, совет чорында фатир алды, аннан оныкларына Ельцин белән Путиннан фатирлар алды. Ә безнең әниебез тиф авыруыннан үлде, безне балалар йортына бирделәр. Анда үсәргә беркемгә язмасын! Хәзер сеңлем белән икәү иске генә йортта торабыз, җидешәр мең пенсия алабыз. Мунчага су ташый, урамдагы бәдрәфкә йөри алмыйбыз», – диделәр.
Аларның бөтен теләкләре – бер бүлмәле фатир алу. Бәлки, 75 еллыкка булыр, дип аңлаттым инде.
Бер депутатка бу хакта әйткән идем. «Ун ел үтсен, аннан бирербез», – диде. Ун елдан аларның берсе дә калмый, мин әйтәм. Әлеге мәсьәләне Дәүләт Советында да ике мәртәбә күтәреп чыктык. Якын киләчәктә хәл ителер, дип өметләнәм инде.
Сугыш чоры балаларының барысына да ярдәм итәргә кирәк! 34 субъектта закон кабул ителгән бит инде.
Халыкның тагын бер борчуы – пай җирләре өчен акчалата ярдәм булмау. Мал тотмаган әбиләргә фураж, кибәк нәрсәгә кирәк? Утка-газга кибәкләтә алмыйлар бит.
«Совет чорында дингә ул кадәр тиясе түгел иде»
Халык белән очрашулар вакытында нинди сәяси сораулар бирәләр?
– Беркөнне Арчада чыгыш ясаганда, яныма бер әби килде дә: «Улым, президентлар ни өчен сугышалар, аларга нәрсә җитми?» – дип сорау бирде. Әби матур гына киенгән, җитәкче урыннарда эшләгән кешегә охшаган. Ике сәгать очрашудан соң аңа лекция укырга вакытым юк иде. «Әби, оныкларыгыз бармы?» – дим. «Бар, улым, өчәү». «Кияргә киемнәре, ашарга ризыклары, торырга урыннары бармы?» – минәйтәм. «Барысы да бар». «Сугышалармы?» «Әй, улым, сугышалар шул», – ди. «Менә президентлар да шулай. Кемгәдер икенчесенең йөзе ошамый, кемгәдер нефть, кемгәдер җир кирәк. Кайсыдыр ил борынгы чорда ук «бу – минем җир» дип казык каккан, шуннан бирле ызан сугышын туктатмый...» – дип җавап кайтардым.
Яшел Үзәндә бер апа: «Украинада нигә сугышалар?» – дип сорау бирде. Илебезнең бәйсезлеге өчен, дидем. Бөтен мөһим мәсьәләләрне кабул итү Америка өстендә генә калган иде бит, без моны хупламыйбыз. Без сугышка каршы, ләкин илебезгә куркыныч яный икән, әлеге сәясәтне яклыйбыз.
Бу – мәгълүмати, икътисадый, санкцион, финанс, кайнар сугыш. Беренче вакытларда 2-3 айдан ук Киев янында булырбыз, дип уйлаган идем... Бу вазгыять безгә генә түгел, Европа илләренә дә, Американың үзенә дә «китереп сукты».
Россиянең икътисадын ничек бәялисез?
– Бик уңай дип әйтә алмыйм. Ләкин шушы 30 ел эчендә безнең олигархлар икътисадыбызны Америка һәм Европаныкына бәйләмәгән булса, тагын да әйбәтрәк буласы иде. Без Европа өчен арзанлы табигый ресурслар – нефть, газ, энергетика бирәбез.
Хәзер карагыз, алар безгә бернәрсә бирми башладылар. Комбайннарны, тракторларны запчасть өчен сүтәргә мәҗбүр без. Бүген «Лада Веста» дигән машинаны чыгару өчен 137 запас часть җитми икән! Аны тиз генә үзебез җитештерә башлый алмыйбыз. Шуңа күрә әлегә, кондиционерсыз, АBСсыз 750 меңлек машина чыгарып торырга, дип карар кабул иткәннәр.
Ә совет чорында шырпыдан алып космик корабка кадәр үзебез ясый идек. 70нче елларда Уренгой – Помары – Ужгород юнәлешенә газ торбаларын салдылар, мин әле университетта укый идем. Шунда безгә Германия торбалар бирмәде, ул торбаларны алар гына җитештерә иде. Безнең заводларыбыз шул вакытта тырышлык күрсәтеп, әлеге торбаларны үзләре чыгардылар.
Товарның барысын да үзебездә җитештерү кирәкмидер дә, «халыкара бүленеш» дигән төшенчә дә бар. Тик тарих кабатлана, андагы хаталарны онытырга ярамый. Безгә беркем дә, Украинага биргән кебек, танк һәм ракета бирмәячәк.
Совет чорының кайсы ягын кайтарырга кирәк дип саныйсыз?
– Тулысынча кайтарып булмый, ул – үткән чор, әмма социаль-икътисадый юнәлешне үзгәртергә тиеш без.
Төп таләп – нефть, газ, энергетиканы дәүләт карамагына кайтарырга кирәк. Норвегиядә табигый байлыклардан килгән 100 сумның 75е дәүләт казнасына кереп бара, 25 сумы олигархка китә. Россиядә олигархлар казылма байлыкларның 90 %ы белән эшлиләр һәм табышны кесәләренә салып баралар. Бер олигархның көнлек эш хакы 4,5 миллион сум! Аның фамилиясен әйтмим, үзегез дә беләсез. Ә уртача пенсия 13-14 мең сум. Әле Яшел Үзәндә яныма бер апа килде, «Пенсиям 6 мең сум», – ди...
Андый пенсия дә бармыни?
– Бар шул. Узган ел Биектауда бер апа килеп, 4,5 мең сум пенсия алуын да әйткән иде. Авыл хуҗалыгында эшләп, нибары 7-8 мең алучылар да шактый. Шуңа күрә безгә эшләү юнәлешен үзгәртергә кирәк.
Шулай да, Совет чорының да җитешсез яклары булгандыр бит?
– Дингә ул кадәр тияргә кирәк түгел иде. Мәчет манарасын кисеп, чиркәүне сүтеп кенә кешенең фикерләвен үзгәртеп булмый. Хәер, аның йогынтысы барыбер була инде. Икенчедән, авыл хуҗалыгында бөтен нәрсәне коллективлаштыру кирәк түгел иде. Кешенең аты, сыеры булсын, үз-үзенә эшләсен. Аннан, чит илгә чыгарып кына кешене илдән өзеп булмый, чыксыннар иде.
«Горбачев – тарихтагы иң булдыксыз кеше»
Бер ай элек, Мавзолейга ярты сәгать чират торып, Ленинны күреп чыктым. Анда шулкадәр шомлы... Ленинны гөнаһлары өчен җир кабул итми, дип тә әйтәләр.
– Алай түгел, аның гәүдәсе җирдән 3,5 метр аска урнашкан бит инде. Бөтен дөньяда 335 кеше Мавзолейда ята, бер Ленин гына түгел. Тагын аның кебек 55 томны кем яза ала? Дөньяны кем шулай үзгәртә ала? Ленин кебек даһи кеше бүтән юк, ул теория белән практиканы берьюлы алып барган, халык мәнфәгатен кайгырта торган дәүләтнең нигезен төзегән.
Мәскәү Кремлендә тагын шуңа игътибар иттем: Сталин рәсеме янында һаман чәчәкләр шиңми.
– Ул репрессияләр үткәргән, диләр. Иван Грозный, Петр I, Николай IIләрне карагыз... Алар фәрештә булганмы? Санкт-Петербургны «кеше сөякләре өстенә төзелгән шәһәр» дип атыйлар. 30нчы елларда Сталин чистарту уздырмаса, сугыш ни белән беткән булыр иде, белмим.
Репрессияләр кирәк булган, дип саныйсызмы?
– Әйе. «Бура бураганда йомычкалары да очкан» – гаепсез кешеләр дә төрмәгә эләккән, әлбәттә. Сталин бөтен карарны үзе кабул итмәгән, аның иярченнәре дә эшләгән бит. Күрше өстеннән күршесе дә язып торган. Әгәр Сталин булмаса, немецлар Владивостокка кадәр барып җиткән булыр иде.
Ленин белән Сталинны аерырга ярамый, алар бердәм сәясәт алып барганнар. Агач сукалы, ярлы-ябага илне кабул итеп алып, зур сугышны җиңеп чыкканнар, космоска очканнар, нинди көчле илгә әйләндергәннәр.
Ә Хрущев, Горбачев, Ельцин – шуны юкка чыгаручылар, илне таратучылар. Бөтен заводларны сатып бетерделәр, совхоз белән колхозларны юкка чыгардылар. 30нчы елда һәр авыл кешесенең сыерын җитәкләп барып тупланган хуҗалыклар иде бит алар.
Колхозларны таратканда берәр авыл кешесенә шул малларны кайтардылармы? Берәр трактор бирделәрме? Юк шул.
Күптән түгел Михаил Горбачевны күмдек, әлеге шәхесне ничек бәялисез?
– Горбачев белән Ельцин мәңгелек тәмугта янсыннар! Горбачев – партияне, СССРны бетергән кеше. Шекспирның «Король Лир» әсәрен укыганыгыз бармы? Менә шундагы король кебек иде ул. СССРны җитәкли ала торган кеше түгел. Ставропольда кунаклар каршы алып, озатып йөргән кеше булган ул. Думадагы бер кеше сөйли: Ставропольда 1976 елда Брежнев, Черненко, Андропов, Горбачев, Кулаков очрашалар. Шунда Андропов Брежневка Горбачевны күрсәтә: «Менә – яхшы алым белән эшли торган алдынгы секретаребез, ЦКга алыгыз», – дип мактый. Шулай итеп, Андропов аны алдынгы урыннарга төртә.
Әгәр Горбачевның биографиясен карасагыз, ул беркайда да эшләрен уңай алып бара алмаган, яхшы нәтиҗә күрсәтмәгән. Горбачев – безнең тарихыбыздагы иң булдыксыз, иң эшлексез, халык мәнфәгате өчен берни эшләмәгән җитәкче. ГКЧПның иң зур хатасы – Горбачевны кулга алып, халыкка дөреслекне әйтәсе иде. Хрущев безгә тискәре үзгәрешләрне кертә башлады, ә булдыксыз Горбачев шуның икенче өлешен башкарды. Ельцин аны бала-чаганы йөрткән кеше йөртте дә алып атты.
Горбачевның алкогольгә каршы көрәшен генә карагыз! Аңа шунда Петр I, Иван Грозныйның ничек көрәшүен әйтүче дә булмаган микәнни?! Финляндия, Америка тарихларын өйрәнсен иде. Ул елларда аракыга чират Мавзолейга чират белән бер иде бит.
Аракыга каршы ничек көрәшергә кирәк иде соң?
– Халыкта «агарту» эшләрен алып барырга кирәк иде. Горбачев алымы җинаять белән бер булды. Ул вакытта атылып үлүчеләр дә бар иде хәтта.
Ни өчен әлеге җитәкчеләрнең дә, башкаларының да балалары чит илдә яши. Нигә җитәкчеләрнең үзләрендә патриотизм хисе юк?
– Совет чоры беткәннән соң, «патриотизм» тискәре сүз булып калды. 20-50нче елларда бер җитәкченең дә баласы чит илгә китмәгән. Хәзер бөтенесенең улы-кызы Бостонда, башка җирләрдә укып кайта.
Үзегезнең балаларыгыз кайда?
– Бердәнбер кызым Казан медицина университетын тәмамлады, Чистай хастаханәсендә кардиолог булып эшли. Үземнең бер тапкыр да чит илгә чыкканым юк.
«Өйдә сәясәт турында сөйләшмим»
Татарстанга яхшырак яшәр өчен нишләргә кирәк?
– Көчле Мәскәү һәм көчсез субъектлар була алмый. Ни өчен бөтен акчаның 80-90%ы «Садовое кольцо»да әйләнә? Нигә безнең халыктан җыйган салымыбызның 60-70%ы Мәскәүгә китә? Аннан безнең президентыбыз, министрлар яңадан сорап йөриләр. Россиядә 85 субъект, шуның 9ы гына үзләренә җитәрлек акча эшли ала, үз көнен күрә, калганнары дотациягә яшиләр. СССР тигезли иде бит, сез дә тигезләгез!
«Бердәм хуҗалык механизмын» искә төшерергә кирәк, ул вакытта бөтен төбәкләрдә җитештерү бар иде. Плансыз эш – тозсыз аш, план белән эшлик. Йортны сипләр алдыннан да күпме материал кирәк булачагын саныйбыз бит.
Татарстан инвестиция буенча да алда, айти-технологияләрне дә, башка товарларны да җитештерә икән, нигә үз көнен үзе күрмәскә тиеш? Рөстәм Нургалиевич та көне-төне чит илләрдә, гел самолетларда оча, шимбә җыелышларны алып бара. Кайчан ял итә икән, дип уйлыйм. Эшенең нәтиҗәсе – «Иннополис», «Нефтехимия», «Оргсинтез», «КамАЗ», авыл хуҗалыгы. Җитешсез ягыбыз – бөтен үсешебез Мәскәү кулында булу. Безгә Кытай сәясәтеннән, анда хөкем сөргән социализмнан, патриотизмнан үрнәк алырга кирәк.
Үзегезгә партиядә алмашлар әзерлисеме?
– Алмашлар бар. Әмма кеше белем ягыннан да, кичерешләре буенча да, сәяси яктан да җитлеккән булырга тиеш. Кайберәүләр бу эшне, җитәкче булып утыру гына, дип уйлый. Монда «җигелеп тартырга» кирәк! Районнарга чыкмыйсың, коммунистлар белән очрашмыйсың, Дәүләт Советындагы чыгышларга әзерләнмисең икән, бу эшне ничек алып барасың?
Ике елдан соң Дәүләт Советына 7нче чакырылышка сайлаулар булачак, анда яңа депутатлар булыр, дип уйлыйм. Быел конференция уздырдык, партиядә мине тагын 4 елга сайлап куйдылар.
Татарстанның кайсы сәясәтчеләрен хөрмәт итәсез?
– Фикрәт Табиев, Гомәр Усманов, Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов. Минтимер Шәрипович кискен борылыш вакытында Татарстанны әйдәп баручы җитәкче булды. Аның фамилиясен мелиорация министры вакытыннан беләм: болыннарны сөреп, чөгендер утырттылар, чөгендерләре уңды. Кемнең арбасына утырса да, үз җырын җырларга тырышты. Татарстан башка субъектлардан алдарак булды.
Татар халкы бердәмме?
– Әйдәп баручысы булганда – бердәм. Юнәлешне исбатлый алабыз икән, берләшәләр.
Сез өйдә хатыныгыз белән дә сәясәт турында гына сөйләшәсезме?
– Өйдә сәясәт турында күп сөйләшмим. Китаплар укыйм, сәяси тапшыруларны карап барам. Кайберләре күрәләтә телевизордан алдый, дөресен әйтми, шуларга ачуым чыга. Аннары, бездә цензура көчле. Сәяси, икътисадый, финанс, хәрби цензорлар хәзер һәр мәктәптә, һәр оешмада бар. Әле бер татар теле укытучысын дөресен әйткән өчен мәктәптән куып чыгарырга телиләр, штрафка тартканнар. Шуны яклап йөрибез.
Бәркәтәгә кайтып йөрисезме?
– Сирәк кайтам. Әти белән әни – гади колхозчылар, әти балта остасы иде. Икесе дә мәрхүмнәр. Хәзерге эш коралларын күрәм дә, әти исән булса, алып барып күрсәтер идем, дим. Әти балта белән чәчәкләр ясый торган оста кеше иде.
Без – 8 бертуган. Вагыйз абый ике ел элек мәрхүм булды, ул мине укырга өндәгән кеше иде. Лекцияләрне язарга авыр, дип зарлангач та: «Энем, бер елы авыр булачак, әмма укырга кирәк», – дигән иде. Хәзер Казанда бертуганнарым юк, племянниклар гына монда. Сәяси яктан килсәк, барыбыз да бер партиядә түгел. Тик йортта туганлык хисе генә.
Кайда торасыз?
– Хөкүмәт фатирында. Хезмәт юлымны Чаллыда башладым, анда бакчам бар, айга 1-2 тапкыр кайтып киләм. Монда бакчалар карадым, күңел тартмады. Чаллыдагы бакчам урманга терәлеп тора, кайтып керү белән һавасы ук икенче...
Чаллыны сагынасызмы?
– Сагынам, иртәме-соңмы анда кайтырмын, дип уйлыйм. Казанда якын туганнардан беркемем юк. Минем белән бер йортта бер-ике элекке министр тора. Алар, чыгып, подъезд төбендә утыралар да кереп йоклыйлар. «Пенсиягә китәрсең, синең турында да онытырлар. Дуслар күп булмый», – ди алар миңа. Онытмаслар, дим.
«Сине хәтерләрләр, сөйләрләр, ләкин без «урында» эшләгәндә генә кирәк. Елга бер тапкыр Олылар көненә күчтәнәчләр китереп китәләр, 9нчы Майга чакыралар, шуннан соң безнең хәлне белүче, исәнме, даруың бармы, дип кызыксынучы юк», – диләр.
Нинди хоббиларыгыз бар?
– 45 керосин лампасы, 20ләп күмер үтүгем, 40 будильнигым бар. Шуларны җыям.
Гомер җитәрме, юкмы, «Развитие коммунистической партии в постсоветский период в Республике Татарстан» дигән китап язарга тотындым. Мин Чаллыда коммунистик хәрәкәтне оештыручы кеше бит. Өемдә зур архив бар, бер-ике кеше аның белән файдаланырга рөхсәт сорап та килде.
Сәламәтлегегез ничек?
– Сәламәтлектән зарланмыйм, кан басымым күтәрелә. Сәяси басым инде ул. Бер көнне 4,5 мең сумлык дару яздылар миңа, дару бәяләре – шаккатмалы! Ярый минем алырга мөмкинлегем бар, бу – гади пенсионерның ярты пенсиясе бит.
Туры сүзле булуыгыз аркасында «кыен ашаган» чакларыгыз күпме?
– Калын тиреле булырга кирәк, дип әйтәләр. Ләкин сәясәтченең «калын тиреле» булып, күп нәрсәне ишетмәве, күрмәмешкә салышуы, реакциясе булмау – дөрес түгел. Без дөресен күрергә һәм ишетергә, дөрес юлга өндәргә тиеш. Ярым алдау белән ерак китеп булмый.
Зур урында эшләүче бер танышым бар. «Эшегезне яратып башкарасызмы?» – дип сорадым моннан бервакыт. «Хафиз Гаязович, эшкә килгәч, битлек киеп куям. Көне буе шулай эшлим, бу мәсьәләләрне башкача да хәл итеп булыр иде, әмма бездә андый законнар юк. Кайтыр алдыннан әлеге масканы салам да, ир һәм әти битлеге белән кайтып китәм. Монда мин түгел, минем белән кәнәфи идарә итә. Бу урында башкача эшләп булмый», – ди. Әлеге системаны үзгәртергә кирәк булуына тагын бер дәлил бу.
Безнең максат – тыныч юл белән юнәлешне үзгәртү. Африканың 30 миллиард доллар бурычын кичердек, Белоруссиягә узган елгы бәяләр белән нефть бирәбез, ә нигә халыкка энергетик ресурсларның бәясен күтәрәбез? Нигә рентаны олигархлар гына ала? Әгәр табигый ресурслар өчен рента халыкка бирелә башласа, Россиядә һәр кешегә елга бер мәртәбә 100 мең сум акча тияр иде.
Хафиз Гаяз улы Миргалимов — Татарстанның сәяси-фирка эшлеклесе, РФКФның Татарстан төбәк бүлекчәсе беренче сәркатибе (2004 елдан), 3нче (2004-2009), 4нче (2009-2014), 5нче (2014-2019), 6нчы чакырылыш (2019-2024) ТР Дәүләт шурасы депутаты, Татарстан парламентында РФКФ фракциясе җитәкчесе (2005 елдан).
1954 елның 14 августында Татарстан АССР Чирмешән районы Бәркәтә авылында туган. «Фәнни коммунизм укытучысы» белгечлеге буенча В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын (2009 елдан КФУ) тәмамлаган (1981). 1972—1974 елларда хәрби хезмәттә булган.
1981—1983 елларда — Яр Чаллы шәһәренең «Камдорстой» трестында: трестның яшьләр оешмасы сәркатибе, 1983-1984 елларда трестның КМТС башлыгы.
1984—1991 елларда — Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы КПСС район комитеты оештыру бүлеге инструкторы, оештыру-фирка эше бүлеге мөдире.
1991-1992 елларда — Яр Чаллы шәһәре халык депутатлары шурасы башкарма комитетының оештыру бүлеге инструкторы.
1992-1993 елларда — «Приволье» ярдәмче хуҗалыгы директоры.
1993-1994 елларда — «Электроника» ПКП килешүләр һәм дәгъвалар эше буенча икътисадчысы.
1994-2004 елларда — «Челныгорстрой» АҖдә: килешүләр һәм дәгъвалар эше буенча 3нче категорияле икътисадчы, әйдәүче икътисадчы-төркем башлыгы, фонд бүлеге башлыгы, юридик бүлекнең кыйммәтле кәгазьләр буенча әйдәүче белгече.
2004 елдан КПРФның Татарстан төбәк бүлекчәсе беренче сәркатибе.
2005-2009 елларда — ТР Дәүләт шурасының һөнәри нигездә даими эшләүче депутаты, КПРФ фракциясе җитәкчесе.
2009 елдан ТР Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты рәисе урынбасары, ТР Дәүләт шурасының президиум һәм берничә комиссия әгъзасы.
2015 елда ТР Президентын сайлауларда РФ КФ кандидаты.
2019 елның 9 сентябреннән РФ КФ фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт шурасының даими нигездә эшләүче депутаты, дәүләт төзелеше, җирле үзидарә буенча ТР ДШ комитеты рәисе урынбасары.
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнгән.