Без кайбер вакыт ике юл чатында калган кебек булабыз, икенең берсен сайлый алмыйча, үз-үзебезгә «нәрсә эшлим икән соң» дигән сорау бирәбез, җавабын аныклый алмыйча интегәбез. Берәр кая барасы булса, «барыйммы икән, юкмы» дип уйга калабыз яки берәр нәрсә аласы булса, «алыйммы-юкмы» дип торабыз. Менә шундый очракларда безгә ике рәкәгать истихара намазы укып, аны укып бетергәч, кулларны күтәреп, Аллаһыдан сорарга кирәк. Аллаһыга истихара кылып хәерлесен сораган һәм, мөэминнәр белән киңәшләшеп, эшендә нык булган кеше беркайчан да үкенмәс.
Аллаһ Тәгалә әйтте:
«Эшеңдә алар белән киңәшләш, ә инде аны эшләргә карар кылсаң, Аллаһка тәвәккәллә» («Гыймран» сүрәсе, 159нчы аять).
Җәбир бин Габдуллаһ (радыяллаһү ганһүмә) әйтте:
– Аллаһның расүле безгә барча эшләребездә дә истихара кылуны (хәерлесен сорауны) Коръән сүрәсен өйрәткән кебек өйрәтә иде һәм әйтә иде: «Әгәр дә берәрегез нинди дә булса эш эшләргә уйласа, фарыз намазыннан башка ике рәкәгать нәфел намазы укып, ошбу доганы әйтсен:
Аллаһүммә инни әстәхирукә бигыйлмикә, үә әстәкъдирукә бикудратикә, үә әс‘әлүкә мин фадъликәл-гаҙыйм, фә‘иннәкә тәкъдирү үә лә әкъдир, үә тәгьләмү үә лә әгьләм, үә әнтә галләмүл-гуйүб. Аллаһүммә ин күнтә тәгьләмү әннә һәҙәл-әмра хайрун ли фи дини үә мәгаши үә гакыйбәти әмри фәкъдүрһү ли үә йәссирһү ли ҫүммә бәрик ли фиһи, үә ин күнтә тәгьләмү әннә һәҙәл-әмра шәррун ли фи дини үә мә гаши үә гакыйбәти әмри фәсрыйфһү ганни үәсрыйфни ганһү үәкъдүр лиәл-хайра хәйҫү кәнә ҫүммә әрдыйни биһ.
«Әй Аллаһ! Хакыйкатьтә, мин Синең гыйлемең белән Синнән хәерлесен сорыйм, Синең кодрәтең илә Синнән көч сорыйм, Синең бөек фазылыңнан сорыйм! Дөреслектә, Синең көчең җитә, ә минем көчем җитми, Син беләсең, ә мин белмим, һәм Син барча яшеренне белүчесең! Әй Аллаһ! Әгәр Син бу эшнең (нинди эш икәнен әйтергә кирәк) миңа динемдә дә, тормышымда да һәм эшләремнең ахыргы нәтиҗәсендә дә (бу һәм киләсе дөньяда) хәерле икәнлеген белсәң, аны миңа тәкъдир кыл, аны миңа җиңеләйт һәм миңа анда бәрәкәт бир. Әгәр Син бу эшнең миңа динемдә дә, тормышымда да һәм эшләремнең ахыргы нәтиҗәсендә дә (бу һәм киләсе дөньяда) зыянлы вә яман икәнлеген белсәң, аны миннән читләштер вә мине аннан читләштер, һәм ул эш кайда гына булса да, миңа хәерлесен тәкъдир кыл, соңра мине аннан канәгать кыл».
«Каләм» нәшрияты җыентыгыннан.