«Хәерлегә булсын...»: Гөлсирин – Азат Абитовлар инде өченче кат күңелсез хәлгә юлыккан

Иҗади пар Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитовлар сәхнәдә чыгыш ясаганда күңелсез хәлгә юлыккан. Дуэт, җырларын башкарганда, Азатның микрофоны сүнгән. Иң сәере – бу инде беренче генә очрак түгел икән.
«Хәерлегә булсын инде, быел инде өченче концертыбызда, нәкъ без чыгыш ясаганда, микрофон сүнеп китә дә, бер микрофонга җырлап бетерәбез. Уфада, Чаллыда, хәзер менә Казанда. Чыкканда кабызып карап чыгарып җибәрделәр, югыйсә. Ярар, шулай язгандыр инде. Бераз гына каушатты», – дип сөйләде бу хакта үзенең постында Гөлсирин.
Әлеге хәл җырчылар Мәсгут Имашевның зур юбилей концертында чыгыш ясаган чакта килеп чыккан. Азат белән Гөлсирин Мәсгут Имашев һәм аның җәмәгате Фатыйма апаның гаилә гимны – «Гашыйклар тавы» җырын башкарганнар.