Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәерле иртә!»: элиталы районда авыр холыклы яшүсмер аркасында фатирларга бәя төшкән

news_top_970_100

Мәскәүнең көнбатыш өлешендәге абруйлы Олимпия авылы микрорайонында яшәүчеләр берничә ел буе авыр холыклы яшүсмернең кыланмышларыннан интеккән. Монда яшәүчеләр бу егетнең явызлыкларын озак саный ала: бер баланың кулын зажигалка белән яндырмакчы булган, песи балаларын һәм этләрне типкәләгән, велосипедта йөргән бала-чагаларны этеп төшергән, машиналарны тырнап бетергән, подъездларда граффити ясаган, тәрәзәдән шешәләр һәм йомырка ыргыткан. Тәрәзә төбендәге чуп-чарны җыештырырга килгән ишегалды себерүчеләрнең өстенә кайнар су койган, дип яза «Комсомольская правда» сайты.

Элек Игорь (исеме үзгәртеп бирелә) гап-гади малай була. Яшьтәшләренең әти-әниләре 7-10 еллап элек барысының бергә бер ишегалдында комлыкта уйнавын хәтерли. Үсә-үсә, малайда менталь тайпылышлар барлыкка килә. Малай үзен адекват тотмый башлый. Пубертат чорга җиткәндә ул тагын да агрессивка әйләнә – хәзер Игорьга 15 яшь.

Игорь монда яшәүчеләр арасында күңелсез мемга дә әйләнгән инде. Берәр нинди күңелсезлек килеп чыкса, аны төрле чатларда телгә ала башлыйлар.

– «Лежачий полицейский» куйганнар. Машиналар узганда нык сикертә.

– Моны Игорь белән чагыштырырлыкмы инде! – дип язганнар.

Яки:

– Безнең подъездда исерек сукбай йоклап ята.

– П-ф-ф, ул бит йоклый! Ә менә безнең подъездда Игорек яши...

Көн саен диярлек Игорь, иртәнге 5тә тәрәзәләрен ачып, бөтен ишегалдына «Хәерле иртә!» дип акыра торган була.

«Моны бер 10 минут бертуктаусыз эшли. Бездә йортлар бер-берсенә бик якын урнашкан, ишегалдындагы акустика бөтен кешене уята торган!» – дип зарланган Олимпия авылында яшәүчеләр KP.RU сайтына.

Хәтта авыр холыклы бу бала аркасында фатирларга бәя дә төшкән.

«Ул яшәгән 9нчы йортта фатирлар «авылдагы» башка корпуслардагы фатирларга караганда арзанрак тора», – дип сөйләгән микрорайонда яшәүчеләр.

Бу сүзне күчемсез милек сайтларындагы мәгълүмат та раслый. Микрорайондагы 18 корпусның теләсә кайсында торакның бер «квадраты» 320 – 350 мең сум тора. Әмма теге «бәхетсез» йортта бәя якынча 250 мең сум.

Егет әнисе белән яшәгән. Аның әнисен йомык, кеше белән контактка бармый торган итеп тасвирлаганнар. Егетнең тайпылышлары медицина белешмәсе белән дә расланган. Шуңа күрә бу егеткә карата язылган чираттагы гариза участковый яки прокурорга килеп эләккәч, тегеләре берни дә эшли алмаган.

«Аны әнисе белән балигъ булмаганнар буенча комиссиягә чакыралар. Әнисе баланың белешмәсен күрсәтә дә, «бала авыру, ни телисез» дип әйтә дә, шул инде!» – дип сөйләгән бу гаиләнең күршесе.

Әмма соңгы 1-2 елда бу егеткә карата гаризалар саны 91 данәгә җиткән! Һәм шул вакытта егет тагын бер явызлык кыла – йорт стеналарына әдәпсез граффитилар ясап бетерә. Вандализм буенча эш ачалар. Тик егетнең психиатрдан белешмәсе булгач, җинаять җәзасы урынына, суд аны мәҗбүри дәвалануга җибәрә.

«2024 ел башыннан бирле Игорь турында бер сүз дә ишетелми... Болай булуы күңелсез, әлбәттә. Ләкин, ичмасам, балалар өчен борчылмыйча һәм өстән башка шешә төшәр дип курыкмыйча яшәп алырбыз», – дип сөйләгән микрорайонда яшәүче.

Кешенең мәҗбүри дәвалануда булуы суд регламентында түгел. Хастаханәдә комиссия пациентның дәваланып бетүе турында карарны мөстәкыйль чыгара һәм аны өенә җибәрә.

«Комсомольская правда» тараткан видеода ул бала «доброе утро!» дип өзлексез кычкырып тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100