Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәере белән табылсын» – Винера Ганиева кадерле әйберен югалткан

news_top_970_100
«Хәере белән табылсын» – Винера Ганиева кадерле әйберен югалткан
"Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты Винера Ганиева, Казанның «Пирамида» концертлар залына килгәч, үзенең бер сыңар алкасын югалткан. Социаль челтәрләр көченә өметләнеп, җырчы алканың фотосын үз сәхифәсенә куйган. Ул аны 23 сентябрь көнне төшереп калдыруы хакында яза.

«Хәере белән табылсын», – дип язып калдырган аңа Айгөл Бариева. «Болай гына яздым, Айгөл… Бәлкем, кемдер тапкандыр», – дип җавап биргән аңа Винера ханым.

«Берәрсе тапса, һичшиксез, китереп бирерләр, Винера ханым. Сезгә чыгу кыен түгел бит», «Чит алтынны үзеңә алырга ярамый, яхшыга түгел. Китереп бирерләр», – дигән өметтә калган аның язылучылары да.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100