Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәерчелектән туйган». Әни кеше нәни улын мунчала белән буып үтергән

news_top_970_100

Череповец шәһәрендә 47 яшьлек әни кеше 6 яшьлек улын мунчала белән буып үтергән. Танышлары хатынның бу вәхшилеген хәерчелектән тую белән аңлата. «Комсомольская правда» шул турыда яза.

«Ленага (исеме үзгәртелә) ярдәм кирәк иде. Аның эшендә проблемалар бар. Улы Костяны ярата, аның өчен барысын да булдырырга тырыша. Аның мондый эшкә баруын беркем дә башына китерә алмый», – дип яза Череповец кешеләре социаль челтәрләрдә.

Хатын тулай торакта яши. Ул 23 апрель кичендә улына ашарга әзерли, кичке ашка чакыра. Костя дуслары белән хушлашып, бүлмәсенә кереп китә.

Төнлә тулай торакта яшәүчеләрне полиция уята.

«Мин коридорга чыктым, анда күршеләр бар иде инде. Ленаның бүлмәсе ачык, аны янында – полиция хезмәткәрләре. Аны алып чыгып киттеләр. Мин бүлмәгә карадым, Костя диванда ята иде. Башта йоклый дип уйладым, аннары аның янында форма кигән ир-атлар йөрүен күрдем. Участковый баланың үлгәнен әйтте», – ди искә ала күрше хатын.

Фаҗига булган төндә 47 яшьлек Еленаның нәрсә кичергәнен белеп булмый. Ләкин улы йокыга киткәч, ул карават янына килгән һәм муенына мунчала чорнап, буып үтергән. Малай тыныч кына – кычкырмыйча да үлгән, күршеләр тавыш ишетмәгән. Аннары Лена үз-үзенә кул салырга маташкан, тик барып чыкмаган. Шуннан соң ул полициягә шалтыратып, үзе әйткән. Сорау алганда гаебен танып күрсәтмә биргән. Якын арада аның үз акылында булу-булмавын тикшерәчәкләр.

Костя йөри торган бакча тәрбиячеләре да шок хәлендә. Алар Еленаның беркайчан да шик тудырмавын әйтә.

«Лена заводта ашханәдә эшләде, Костяны бакчага иртә китерә иде. Кич белән баласын алганда бик арыган кебек тоелды, ләкин тыныч иде. Бер тапкыр да баласына кычкырмады, озак киенсә, кисәтү генә ясый иде. Костя да – гадәти бала, сәерлеге булмады. Актив, күңелле, беркайчан котырмады, еламады», – ди тәрбиячеләр.

Еленаның күптәнге дусты Лариса аны авырлы чакта ук хәтерли. Алар күрше бүлмәләрдә яшәгән.

«Мин тулай торакка күченгәндә, Лена Лиза исемле кызы белән яши иде, Костя белән авырлы чагы. Аның олы улы да бар, аерым яши. Ленаның 3 баласы да – төрле ирләрдән. Лизаның атасы сирәк кенә кергәләде. Ул – өйләнгән кеше, Костя тууга да сөенмәде. Ә кызын ярата иде, еш кына үзенә кунарга да алып китте», – ди Лариса.

Лариса сүзләренчә, Елена мәрхәмәтле, талашмый, матурлыгы да бар, Алла турында да күп сөйли, чиркәү кагыйдәләрен дә үти.

«Лена фәкыйрь яшәде, гел акчасы җитмәде, бурыч ала иде, тик гел кайтарды. Эчмәде, чит ирләр дә, хатыннар да алып кайтмады. Алла турында еш сөйләшкәч, күпләр аннан көлде дә әле. Мин үзем дә аны, берәр сектада микән, дип уйладым. Ата-анасы Харовский янында авылда яши. Мин Ленаны, Лизаны аларга еш алып бардым, алар да фәкыйрь яши», – ди Лариса.

Лариса Костяны көтеп алынган бала дип саный, шуңа күрә Елена вәхшилегенең сәбәбен аңлата алмый. «Психологик яктан чыдамаган инде, гел акчасызлык өметсезлеккә китергәндер», – ди танышлары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100