Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәерчелек туйдырды! Иремне һәм үземне тәэмин итәр өчен бай сөяркәмнән бала таптым»

Бу хатын белән мин санаторийда таныштым. Эчендәгесе җыелган иде бугай, никтер сөйләде дә бирде. Соңрак, минем кем икәнемне белгәч, «моны язсаң, апам мине таныячак инде, язма», диде. Киткәндә: «Яз әле. Менә мине гаепләүчеләргә караганда, хуплаучылар күбрәк булыр, карап тор», - диде. Билгеле, мин язмадагы барлык кешеләрнең дә исемнәрен үзгәрттем.

news_top_970_100

Мин 32 яшьлек чибәр хатын-кыз. Социаль челтәрдәге аккаунтым бәхетле гаилә фотолары белән тулып тора. Аккаунтымның статусында «Бәхетле хатын һәм ике принцесса әнисе» дип язылган. Зиннәтле рестораннардагы затлы ризык, кызларыма алган яңа матур кием, уенчык, сәяхәтләрдәге җете төстәге фотолар. Ирем белән рестораннан яки берәр спа-үзәктә төшкән фото. Чын идиллия инде. Һәм бу затлы тормышның бәһасен мин үзем генә беләм.

Ирем Дамир мәктәптә сакчы булып эшли, кайвакыт ялларда базарда дустының сату ноктасында эшләп ала. Дамирның телефонында мин «Сөеклем» дип язылган. Ләкин тагын бер ир-ат бар, аның телефонында мин «Салым инспекциясе, Ю.А.» булып торам.

Хәтта ирем берәр нәрсә сизенсә дә, берни эндәшмәс дип уйлыйм. Мин барыннан да канәгать, ә иң мөһиме - бәхетле.

Берничә ел элек чираттагы бурычны түләргә яки кызыма яңа колготки алырга, бер тавыкны 12 өлешкә бүлеп ашамас өчен каян гына акча табарга дип акылдан шашар дәрәҗәгә җитә идем. Мин мондый тормыштан туйдым һәм үземә бай спонсор табарга булдым.

Мин үзем өчен генә түгел, ә балаларым һәм ирем өчен дә тырышам. Дамир бик яхшы ир ул, әмма акча гына эшли белми.

Мин 18 яшемдә кияүгә чыктым, әмма ике елдан соң аерылдым. Икенче никах туйсыз гына булды, никах укыттык, ЗАГСта язылыштык, шуның белән шул. Ул вакытта мин беренче кызым Алия белән йөкле идем инде. Дамир чыннан да яхшы егет, минем белән бер яшьтә, ләкин аны әнисе бик иркәләп үстергән. Кайнанамның чәчәк кибете бар иде, бу бизнесын алып барганда ул безгә ярдәм итеп торды, ул вакытта яхшы булды. Соңыннан ул авырып китте һәм чәчәк бизнесын безгә тапшырды. Ләкин Дамир моны башкарып чыга алмады, ул вакытта мин дә яшьрәк, тилерәк булдым инде. Шуннан соң ул сакчы булып урнашты, ә мин укыган һөнәрем буенча - медицина үзәгендә шәфкать туташы булып эшли башладым. Акча җитми иде, коточкыч дәрәҗәдә җитмәде.

Бәлки өч кешегә 60 меңгә яшәгән кешеләр дә бардыр, ләкин мин моңа риза түгел идем.

Вак-төяк кирәк-яраклар бик күп. Челтәрле бизнес белән дә шөгыльләндем, өстәмә эш тә табып карадым, ләкин болар җитми. Дамирны эшкә урнаштырдым, ул каравылчы һәм аңа шундагы акча җитә. Ул кызыбыз өчен бик яхшы әти. Ләкин акча белән эш итә, акча таба белми. Ул вакытта өч ел ат кебек җигелеп эшләдем дә, аздан гына аяк сузмый калдым.

Ирем икенче бала теләве турында әйтте, ә Алиянең мәктәпкә керер вакыты җитте. Нинди акчага яшәргә? Мин дә бала тели идем, әмма хәерчелектә яшәү теләге дә юк.

Нәкъ менә шул вакытта спонсор эзли башладым. Ул гаилә тормышыннан туйган ир-ат булырга тиеш дип күз алдына китерә идем... Үземнең Ильясымны очратыр алдыннан өч ир-ат белән очрашып карадым, әмма алар барысы да йә саран иде яки керемнәрен турында алдыйлар иде.

Әмма Ильяс чын уенчык йомшак аю кебек иде инде. Үз-үзен карап тора, тышкы кыяфәте ярыйсы, республикадагы зур компаниядә топ-менеджер, гаиләсе бар – чын әкият. Хатыны, ике баласы, оныгы, йорты, фатиры, дачасы һәм башкалар.

Ильяс миндә физиотерапия курсы үтте, ахыргы сеанска хатыны белән бергә килде. Бары тик дәваланудан соң бер ай узгач кына миңа СМС хәбәр килде. Ильяс бераз төшереп алган иде бугай һәм ачыктан-ачык минем белән гыйшык-мыйшык уены уйный иде. Икенче көнне мин ул әйткән адрес буенча киттем. Гаиләсенең кайда булуын сорап тормадым, ул аларны диңгез буена ялга җибәрдем дип үзе әйтте.

Шулай итеп очраша башладык. Аның идеаль кандидат булуын аңладым. Юк, минем сөяркәм роленә түгел, ә балама әти һәм аны тәэмин итүче буларак туры килә иде ул миңа. 56 яшь, акыллы, генетикасы яхшы. Һәм иң мөһиме! Искиткеч гаилә башлыгы һәм балалары өчен үлеп тора торган әти.

7 ай чамасы очраштык. Шушы вакыт эчендә бөтен бурычларымны түләп бетердем, тешләремне дәваладым, гаиләм белән диңгезгә барып кайттык, киемнәремне тулысынча яңартып бетердем. Ә йөклелек турында тестны Ильяска аның туган көне алдыннан, ноябрь аенда күрсәттем. Реакциясе нинди булганы аңлашыла инде. Безнең арада мондыйрак сөйләшү булды:

«Нәрсә эшләргә җыенасың?» – дип сорады миннән Ильяс.

«Иремнән китәм, мин сине яратам бит», - дип җавап бирдем.

«Юк, болай булмый, акылдан яздыңмы әллә? Минем гаиләм, оныгым бар!» – бар диде Ильяс.

«Ә син нәрсә, нәни баламы әллә, секстан балалар барлыкка килгәнен белми идеңме? Ә миңа сәламәтлегем аркасында аборт ясатырга ярамый...» – дидем, еларга җитешеп.

Соңыннан Ильяс юкка чыкты. Курыкты. Мине телефонында кара исемлеккә кертте. Аңа бу хәл турында яхшылап уйларга вакыт бирдем һәм аның эшенә килдем. УЗИ снимогын күрсәттем. Бу синең балаң мин әйтәм, әгәр инде гаиләңнән китәсең килми икән, игелекле бул, балаңны акчалата булса да тәэмин итеп тор, дидем. Ә ул миңа «бәлки ул минем балам түгелдер» ди. Соң әйдә тикшерик, судка бирәм, ДНК тесты ясатам, дидем. Хисләр дә кушып җибәрдем бераз. «Ничек мине ташлый аласың? Мин бит сине яраттым! Син мине саттың, хәзер мин барына да әзер! Бәлки миңа синең хатының белән сөйләшеп караргадыр?» – дидем күз яшьләремне агызып.

Аның ул вакыттагы куркынган йөзен күрсәгез иде! Аның нәрсә эшләргә тиешлеген, миңа һәм балага күпме акча биреп барачагын әле өч атна буе сөйләштек. Иң мөһиме – ул әле үзен гаепле итеп тоя иде, болай эшләргә мәҗбүр булганы өчен гафу үтенде.

Өйдә ирем белән икенче йөклелегемне билгеләп үттек. Дамир бик хисләнеп китеп, икенче эшкә дә урнашырга вәгъдә итте. Ә мин инде урнаштым... Иремнән нидер көтүдән туктадым.

Февраль ахырында беренче «алиментлар» килде. Ике айдан өч бүлмәле фатирга күчтек. Бандит оясы булган начар райондагы бер бүлмәле кысан фатирдан, шәһәр үзәгенә якынрак районда өр-яңа йорттагы өч бүлмәле иркен, якты фатирга күчү шатлыгын берни белән дә аңлатып булмый! Соңрак үземә машина алдым. Май аенда бала өчен бөтен кирәк-яракны алып бетердем. Бу рәхәтлекне берни белән дә чагыштырып булмый. Син «Авитодан« яки башка сайтлардан кеше искесе эзләмисең, ә затлы кибетләргә барып иң яхшы әйберләрне аласың! Йөклелекне алып бару өчен үземә шәхси табиб ялладым. Ә ирем Дамир җүләркәй инде. Боларның каян килеп чыгуы, бу әйберләрнең нинди акчага алынуы турында бер генә сорау да биреп карамады. Өйдә ул җыештыра, ашарга пешерә, кызыбызны карый һәм минем түп-түгәрәк корсагымны үбеп тик йөри. Бөтен эше шул.

Кызым 58 сантиметрлы, 3800 килограммалы булып, сау-сәламәт туды. Кызым белән икебезне бала тудыру йортыннан чыгарганда купшы бәйрәм оештырдым. Болай эшләгәнемә әле бер генә мәртәбә дә үкенгәнем булмады.

Хәзер икенче кызым Лилиягә 4 яшь. Кызымның бөтен әйберсе дә бар. Олы кызымның да бар әйберсе дә бар! Дамир ике кызыбызны тәрбияли, ул бик мәрхәмәтле, нечкә күңелле әти. Кызларыбыз төрле, әмма охшаш. Лилия үз яшенә караганда бик зиһенле бала. Хәзердән үк саный, иҗекләп укый белә. Аларга белем бирү өчен акча жәлләмим. Һәм мин бик бәхетле хатын һәм әни!

Мин хаклы түгелме әллә? Әгәр ирләр сулга йөри икән, нәтиҗәсе турында да үзләре уйласын. Бала табасым килде – таптым. Бай әти теләдем – таптым, морадыма ирештем.

Ильяс кайвакыт фотолар җибәрүне сорый. Дүрт ел эчендә мин аңа дүрт туган көннән дүрт фото җибәрдем. Ә ул җавап итеп миңа үзенең балачак фотоларын юллый, менә Лилия ничек аңа охшаган янәсе... Аның гаиләсендә барысы да яхшы гына була күрсен, мин моны бик-бик телим. Берүк ул-бу була калып, бергә яши башлыйк кына дип әйтә күрмәсен. Бары тик шуннан гына куркам, хәер алай була калса да, ул очракка минем үз планнарым бар.

Апам мине кабахәт хатын-кыз ди, гөнаһларым, шантаж һәм чит ирне гаиләсеннән алып киткән өчен миңа җавап бирергә туры киләчәк дип саный. Ә нәрсә, тулай торакта яшәп, җидешәр бала тапкан хатын-кызлар яхшыракмы әллә? Тормышны болай итеп оештырыр өчен таланта та кирәк әле ул! Сау-сәламәт, чәчәк кебек ике кызым, ирем һәм әле тагын кимендә 12 елга җитәрлек бай спонсорым да бар, Аллага шөкер! Ходай аның үзенә сәламәтлек, компаниясенә уңышлар бирсен берүк!

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 6 июль 2023
    Исемсез
    Бэхетне хэркем узенчэ анлый. Бу хатыннын язганнарын мин дэ анлыйм. Балаларым башкалардан ким булмасын очен куп тырмаштым, э ир сэлэмэсе яхшы ата да була белмэде. Тик мин болай булдыра алыр идемме икэн? Юктыр. Интегеп яшэгэнче, бэлки шулай яхшырактыр да. Хэлен анлыйм, гаеплэргэ хакым юк. Спонсор озын гомерле булсын дип телэсэм генэ инде. Кемгэдер унайлы икэн, бик эйбэт.
  • 12 май 2022
    Исемсез
    Бу ирдэн келу хиянэт булмыйча нэрсэ булсын бу эле шуны интернатка язып фаш итеп ята ятсязлык
  • 11 май 2022
    Исемсез
    Барысыда вакытлыча. Чын бэхетнен нэрсэ икэнен Аллах узе анлата.
  • 11 май 2022
    Исемсез
    Молодец иренэ чиздкрмичэ яшэуенэ сокланам хэм хуплыйм бу хыянэт тугелдер минемчэ
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100