Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәбәрсез югалган өч бала әнисе үле килеш табылган

news_top_970_100
Хәбәрсез югалган өч бала әнисе үле килеш табылган
V1.RU сайты

Волгоград өлкәсендә хәбәрсез югалган өч бала әнисен үле килеш тапканнар. 32 яшьлек Валентина Гладкаяның мәетен Камышин районында, туган авылыннан ерак түгел җирдә тапканнар. Белгечләр аның үлем сәбәбен ачыклый.

Валентинаның югалуы турында V1.RU журналистларына аның абыйсы Алексей хәбәр иткән булган.

«9 мартта ул Камышинга ниндидер документлар алырга барган иде һәм шуннан юкка чыкты. Телефонын да өйдә калдырган булган», - дип хәбәр иткән югалган хатын-кызның абыйсы.

Валентинаның өендә өч баласы калган булган. Югалган хатын-кызның туганнары полициягә гариза яза. 

V1.RU сайтының экстрен хезмәтләрдәге чыганагы мәгълүматларына караганда, Валентина Гладкая элек хөкем ителгән кеше буларак Камышинда махсус учетта торган булган. Камышин шәһәр суды карарында күрсәтелгәнчә, 2021 елның августында хатын-кызны акча үзләштерү буенча гаепле дип тапкан булганнар.  Валентина Воднобуерачное авылында «Россия Почтасы» бүлеге җитәкчесе булып эшләгән. Ул почта аша әйбер җибәргән өчен түләргә дип авылда яшәүче ике кешедән 20 мең чамасы акча алган, әмма акчаны кассага җибәрмәгән, ә үзләштергән. Ләкин акча җитмәве ачыклангач, Валентина гаебен танып күрсәтмә бирә. Аны ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәләр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100