Мәҗбүри геном-регистрация узарга, ягъни, мәҗбүри рәвештә ДНК үрнәкләре алынырга тиешле кешеләр исемлеге зурайтылган. Хәзер хәбәрсез югалган дип саналган кешеләрнең туганнары да бу мәҗбүри исемлеккә кертелде. Әлеге законны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган, дип яза «Челнинские известия» сайты.
Законда геном-мәгълүматны саклау вакыты да билгеләнгән: аны хәбәрсез югалган кешенең кайда икәнлеген ачыклаганчы саклаячаклар, әмма 70 елдан да артык сакланмый.
Геном-регистрация уздыру өчен беренчел тикшерү органнары белән берлектә Эчке эшләр органнары бүлекчәләре җаваплы була.
Яңа закон чыгару хәбәрсез югалган кешеләрнең күп булуы белән бәйле. Закон рәсми басылып чыкканнан соң 90 көн узгач үз көченә керә.