Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәбәрсез югалган Алексеевск районы батырының абыйсы: «Минем энем, үлсә дә, бирешмәс иде»

Александр Турнин 1 ай элек Угледар янында хәбәрсез югалган. Ул Алексеевск районыннан беренчеләрдән булып мобилизацияләнгән, «яшел зона»да утырудан баш тартып, махсус хәрби операциягә беренчеләр белән китә.

news_top_970_100
Хәбәрсез югалган Алексеевск районы батырының абыйсы: «Минем энем, үлсә дә, бирешмәс иде»
Фото: Турниннарның гаилә архивыннан

«Дрон-камикадзе һөҗүм иткән»

Александр Турнин 23 февральдә үзенең хәрби дуслары белән Угледар янындагы авылларның берсенә һөҗүмгә китә. Ул беренчеләрдән булып бара, һәм аңа дрон-камикадзе һөҗүм итә. Александрның иптәшләре аның һәлак булуын күргән, әмма аның мәетен бүгенге көнгә кадәр сугыш кырыннан алып чыга алмаганнар. Аңа 32 яшь туларга бары берничә көн генә калган булган, Александрга мәңгегә 31 яшь булып калачак.

Фото: © Турниннарның гаилә архивыннан

Александрның абыйсы Сергей Турнин энесенең батырлыгы турында сөйләгәндә, башта ук туганының «Хәрби батырлык өчен» медален күрсәтте. Әлеге бүләкне Александрга хәрби хезмәттәге уңышлары өчен биргәннәр.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

«Ул бик озын буйлы егет иде – 2 метр 10 сантиметр. Егетләр, шаяртып: «Сиңа гаубицадан да эләгә ала, окоплар казырга кал», – дигәннәр. Ләкин ул баш тарткан. 1 ай элек, 23 февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә, алар бәрелешкә керделәр һәм батырларча һәлак булдылар. Аның батырлыгы – арткы сызыкларда, ягъни «яшел зонада» калырга мөмкинлеге булса да, ул һөҗүмгә киткән.

Аларга каршы 2 танк чыккан. Дошманның ныгытмаларыннан аларга ут ачканнар. Александрның гомерен дрон-камикадзе өзә. Шаһитлар сөйләвенчә, ул кумулятив агым белән зарядланган булган. Туганымны тишеп кенә чыккан. Бик тиз үлде, дип сөйләделәр», – ди геройның абыйсы.

Фото: © Турниннарның гаилә архивыннан

«Алексеевск районы батыры, бер тапкыр да җиңелмәгән»

Александр гаиләдә иң кечкенә бала иде, ди абыйсы Сергей. Аларның әти-әнисе 3 ул тәрбияләгән. Алар барысы да Татарстанның Алексеевск районы Алексеевск авылында туып үскән. Хәзер анда Сергей әнисе белән яши.

«Безнең әти – Татарстанның атказанган агрономы, грек-рим көрәше буенча Советлар Союзы чемпионы иде. Әти тәрбиясе үз җимешләрен бирде. Ләкин әти безнең арадан бик иртә китте. Саша ул вакытта әле кечкенә иде, һәм без олы абый белән аны тәрбияләүне үз өстебезгә алдык. Безнең яшь аермасы зур: уртанчы белән – 13 яшь, кечебез белән – 15 яшь. Чынлыкта ул минем улым кебек иде», – дип уртаклашты геройның абыйсы.

Фото: © Турниннарның гаилә архивыннан

Сергей һәм Александр әтиләре сайлаган юл буенча киткән, алар агроном. Александрны аграр университетта диплом алганнан соң армиягә алалар, һәм ул хәрби разведкада хезмәт итә.

«Аннары ул төнге клубта сакчы булды, аннан соң агроном булып эшли башлады. Ул – күп тапкыр чемпион, Алексеевск районы батыры, бер тапкыр да җиңелмәде. Аның медальләре күп. Ул билбау көрәшендә спорт мастерына кандидат, хәтта дөнья чемпионы Аббасов белән дә көрәште. Ул аны җиңмәде, ләкин аның тешен сындырды. Аббасов ул вакытта аңа: «Мин сине истә калдырачакмын», – дигән иде», – дип искә ала Сергей.

«Александр ул вакытта 145 кг иде, ә аның көндәше – чемпион – 210 кг. Ул бары тик баллар буенча гына оттырды», – дип өстәде Сергей.

Фото: © Турниннарның гаилә архивыннан

«3 миллион сумнан баш тартып, яңадан сугышка китте»

2022 елда мобилизация игълан ителгәч, аңа Алексеевск районында беренчеләрдән булып повестка килә.

«Ул качып йөрмәде. Башта аны танк мәктәбендә укыттылар, аннары, Ростов өлкәсендә хәрби өйрәнүдән соң, Угледарга җибәрделәр», – дип сөйли Александрның абыйсы.

Аның аркасы яраланды, әмма ул госпитальдә ятмады, реабилитация үтмәде, дип искә ала хәрбине абыйсы.

Фото: © Турниннарның гаилә архивыннан

«Аңа поляк минасының кисәкләре эләккән – ул мина тавышсыз, аны бөтенләй ишетеп булмый. Ул бары тик иелеп кенә кала алган. Ул яралануын документларда теркәтмәгән, 3 миллион сум компенсациядән баш тартты һәм яңадан сугыш кырына иптәшләре янына китте», – дип сөйли энесе турында Сергей.

Аның хәрби кушаматы «Балу» була: барысы да окопларда төлке оясы хәтле казыганнар, ә ул аларга сыймаган, аның аю чокыры булган, дип елмаеп искә ала Сергей Турнин.

«Энем 2 тапкыр ялга кайтты. Хәрби операциядә ул үзгәрде, әлбәттә. Җитдиләнде: карашы туры, сөйләшүе кыска, җаваплары төгәл. Анда бит һәркайсы карар синең исән калу-калмавыңа китерә. Анда төгәл, ыгы-зыгысыз эш итәргә кирәк. Махсус хәрби операциядән кайткан барлык егетләр үзләрен бик җаваплы тоталар, алар чын ир булып кайталар. Кайткач, алар җәмгыятьнең элитасын тәшкил итеп, дөрес үсеш векторы бирәчәк», – дип саный геройның абыйсы.

«Минем энем бирешмәс иде»

«Александр Турнинның мәетен сугыш кырыннан эвакуацияләү әлегә кадәр мөмкин түгел, рәсми рәвештә ул әле «хәбәрсез югалган» дип санала, – дип билгеләп үтте Сергей. – Хәрби комиссар миңа: «Бәлки, синең туганың әсирлеккә эләккәндер?» – диде. Ә мин: «Руслар бирешми, диләр бит», – дидем. Минем энем бирешмәс иде. Үлсә дә, бирешмәс иде. Аңа тәрбиясе рөхсәт итмәс. Туганымның батырлыгы миңа Россия халкының бердәм булуын күрсәтте, без һәрвакыт җиңүгә кадәр бергә барачакбыз. Дошман якынлашканда, безнең егетләр качмый. Аларны чолгап алалар, ә алар: «Руслар бирешми!» – дип кычкыралар. Алар үлем якын булса да качмыйлар.

Безнең егетләр ахырга кадәр бара. Дошманга 20 метр кала, алар боекомплектларны ташлыйлар һәм пычаклар алалар, кул белән сугыша башлыйлар. Алар үз характерларын күрсәтә. Ерактан окоптан ату – бер нәрсә, кул сугышы – гомумән башка. Бу батырлык турында сөйли. Чит илдән ялланган хәрбиләр еш кына, егетләр сөйләве буенча, 200 метрдан барысын да ташлап йөгерәләр», – дип сөйләде Сергей.

Фото: © Турниннарның гаилә архивыннан

Сергей Турнин туганының батырлыгы турында мөмкин кадәр күбрәк кешенең белүен, онытылмавын һәм үсеп килүче буын өчен үрнәк булуын тели.

«Хәрби бурычын үтәгәндә, Ватаныбыз азатлыгы өчен һәлак булган егетләр бар. Әгәр дә бу ир-атларның туган авыллары һәм шәһәрләрендә урамнарга аларның исемнәре бирелсә, бик яхшы булыр иде. Шундый җыр да бар бит: «Те, кто расплатился за чужую подлость,

уходил под пули прямо, не сутулясь,

превращаясь в слезы, превращаясь в гордость,

в синие таблички деревенских улиц», – дип тәмамлады ул, Игорь Растеряев җырындагы сүзләр белән.

Фото: © Турниннарның гаилә архивыннан

Елена Фенина,

«Татар-информ»

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 апрель 2024
    Исемсез
    🙏🙏🙏⭐️
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100