Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хабаровск театры бинасы тулысынча янып беткән (мигрантлардан шикләнәләр)

news_top_970_100
Хабаровск театры бинасы тулысынча янып беткән (мигрантлардан шикләнәләр)

Әле кичә генә Екатеринбургтагы театрда янгын чыккан иде. Бүген Хабаровск Академия музыкаль театры янган.

Янгын Хабаровск вакыты белән 09.12 сәгатьтә башлана (Мәскәү вакыты белән 02.12). Җирле МЧС хәбәр итүенчә, ул түбәдә, чардакта башлана һәм тиз арада бөтен театрны ялмап ала. 11 янгын машинасы килеп җитә, әмма алар да утны сүндерә алмый. Ул арада баллоннар шартлый башлый. Театр янган кадрлар телеграм-каналларда таралды.

Театрның түбәсе, стеналары ишелгән. Янгын мәйданы 4 мең квадрат метр тәшкил итә. Янгын аркасында хәтта күрше урамнарны да ябарга туры килгән.

Хәзерге вакытта 2 версия карала. Театрда сентябрь аенда ремонт башлана. Янгын түбәдән башлана, ә анда ул вакытта битум һәм җылыткычлар белән эшләгәннәр, шул сәбәпле, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган булырга мөмкиннәр. Икенче фараз – театр янына китерелгән төзелеш материалларына ут кабу.

Янгын башланганда подвалда 3 кеше булган, алар исән-сау чыгып котылганнар. «SHOT» язуынча, сигнализация эшләмәгән.

«aif.ru» язуынча, төтен исе шәһәрнең икенче ягында да сизелгән.

«Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хокук саклау органнары театр янында берничә кешене кулга алган. «АиФ-Дальинформ» язуынча, алар төзелешкә җәлеп ителгән мигрантлар булган. Соңрак, Тикшерү комитеты мигрантларның илдә законлы рәвештә булу-булмавын да ачыклый, дигән хәбәр чыкты.

Театр үзе 1926 елда ачылган, ә бу бинада 1977 елдан бирле эшлиләр. Быелның июлендә, түбәсеннән су үтү сәбәпле, театр сезонын вакытында ача алмыйлар. Бу проблема хакында губернатор вазифасына килгән Дмитрий Демешин хөкүмәт утырышында әйтә. «Театрга килгән кешеләрнең түбәдән су тамганын төшерүе оят!» – дип бик эмоциональ чыгыш ясый. Шуннан соң ашыгыч рәвештә түбәне ремонтларга 35 миллион сум акча бүлеп бирелә. Аны «КОМПАНИЯ АНТИКОР-ДВ» ширкәте башкарырга тиеш була. «hab.aif.ru» язуынча, ремонт өчен тотылырга тиешле материалларның суммасы гомуми ремонт суммасының 10 проценты да булмаган. Басма, ремонт вакытында арзанлы материаллар кулланылгандыр, дип фаразлый.

Губернатор бик эмоциоаналь чыгыш ясаган. «Ни өчен янгын сүндерүчеләр ремонтның ничек үткәрелүен тикшермәгән? Без түбә ремонтларга акча бирдек, ә нәтиҗәдә әһәмиятле бинаны югалттык. Бик начар, бик оят», – дигән ул.

Быел инде берничә театр янды. Июнь аенда Ивановодагы Драма театрында ремонт вакытында газ баллоны шартлый. Гыйнвар аенда Мәскәүдәге Сатира театрында янгын чыкты. Сәбәбе – ремонт вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен тупас бозу. Кичә исә Екатеринбургтагы Музыкаль комедия театры янды. Сәбәбе – электр челтәрендәге проблемалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100