Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хабаровск өлкәсенең элекке губернаторы Сергей Фургалны 22 ел колониягә хөкем иттеләр

news_top_970_100
Хабаровск өлкәсенең элекке губернаторы Сергей Фургалны 22 ел колониягә хөкем иттеләр
Хабаровск өлкәсе сайтыннан

Хабаровск өлкәсенең элекке губернаторы Сергей Фургалны 22 ел кырыс режимдагы колониягә хөкем иттеләр. Ул 2000 елларда 2 кешене үтерүне оештыруда һәм кеше үтерергә ниятләүдә гаепләнә.

Сергей Фургал үзе «бу җинаять эше махсус оештырылган» ди һәм үзен «гаепсез» дип атый. Аны кулга алганнан соң, Хабаровскида кешеләр урамнарга чыгып, губернаторны азат итүне таләп иткән иде.

Фургал эше буенча шулай ук 3 кеше хөкем ителде. Андрей Карепов – 21, Андрей Палей – 17, Марат Кадыров – 9,5 елга хөкем ителде.

«Коммерсантъ» язуынча, Сергей Фургал, хөкем карарын ишеткәч, судьяга мөрәҗәгать итеп: «Миңа хөкем аңлашылды. Бер генә нәрсә аңлашылмый. Сезгә оят түгелме? Сезгә бу хөкем өчен оят түгелме?» – дип сораган.

Адвокат фикеренчә, Фургалның хокуклары систематик рәвештә бозылган. Фургалның гаепсезлеген күрсәтә торган документлар кабул ителмәгән, андый шаһитлардан баш тартканнар, дигән адвокат Михаил Карапетян ТАССка.

Сергей Фургал – хөкем ителгән беренче генә губернатор түгел.

Сахалин губернаторы Александр Хорошавин, 552 миллион сум ришвәт алуда һәм җинаять ысулы белән табылган акчаларны рәсмиләштерүдә гаепләнеп, 13 ел колониягә һәм 500 миллион сум штрафка хөкем ителде.

Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых, 200 миллион сум ришвәт алуда гаепләнеп, 8 ел колониягә һәм 48 миллион сум штрафка хөкем ителде. 2021 елда Белыхка, вәкаләтләрен арттыруда гаепләнеп, яңа җинаять эше ачылды.

Коми республикасы башлыгы Вячеслав Гайзер, җинаятьчел төркем булдырып, төбәк казнасына 5 миллиард сум зыян китерүдә гаепләнде һәм аны 11 ел колония һәм 160 миллион сум штрафка хөкем иттеләр.

Марий Эл башлыгы Леонид Маркеловны, 235 миллион сумлык ришвәт алганы, корал саклаган һәм вәкаләтләрен арттырган өчен, 13 ел колониягә хөкем иттеләр һәм 235 миллион сум штраф салдылар.

Пенза губернаторы Иван Белозерцевны 30 миллион сум ришвәт алуда һәм корал саклауда гаепләделәр. Шулай ук ул кыйммәтле автомобиль һәм сәгатьне «бүләк» итеп алуда гаепләнде. Тикшерү изоляторында утыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100