«Татарча хәдисләр» телеграм-каналында Хаҗга барган кебек савап эшләү турында аңлаталар.
Җиренә җиткереп башкарылган Хаҗ вә Гомрә савабы аласың киләме?
عَنْ أَنَسٍ، قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صلى الله عليه وسلم: «مَنْ صَلَّى الغَدَاةَ فِي جَمَاعَةٍ ثُمَّ قَعَدَ يَذْكُرُ اللَّهَ حَتَّى تَطْلُعَ الشَّمْسُ، ثُمَّ صَلَّى رَكْعَتَيْنِ كَانَتْ لَهُ كَأَجْرِ حَجَّةٍ وَعُمْرَةٍ»، قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صلى الله عليه وسلم: «تَامَّةٍ تَامَّةٍ تَامَّةٍ
Кем дә кем иртәнге намазны җәмәгать белән укып, кояш чыкканчы, утырган килеш, Аллаһыны зекер итеп утырса, соңыннан 2 рәкәгать (өстәмә) намаз укыса – аңа Хаҗ вә Гомрә кылуга тиң әҗер бирелер. Җиренә җиткереп башкарылган Хаҗ вә Гомрә, җиренә җиткереп, җиренә җиткереп (дип 3 тапкыр кабатлый). Сүнән Тирмизи, 586
Кояш чыгып, бер сөңге биеклегенә күтәрелгәч укыла торган намаз «Ишрак намазы» дип атала.