Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хаҗ һәм Гомрә кылган кадәр савап бирә торган бер гамәл

news_top_970_100
Хаҗ һәм Гомрә кылган кадәр савап бирә торган бер гамәл
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Хаҗ һәм Гомрә кылган кадәр савап бирә торган бер гамәл турында «Хозур дин турында» телеграм-каналы хәбәр итә.

«2025 елгы Хаҗ тәмамланып, хаҗилар кайта башлады. Алда – киләсе Хаҗны һәм Гомрә кылу мөмкинлеген көтү. Ләкин һәркемнең дә Хаҗ яки Гомрә кылу мөмкинлеге булмаска мөмкин. Кем өчендер мондый олы сәфәр бары хыял булып кала», – диелә бу хәбәрдә.

Шулай да онытмаска кирәк: Аллаһы Тәгалә мөселманга аның мөмкинлегеннән артыгын йөкләми. Өстәвенә, өйдә калган хәлдә дә Хаҗ һәм Гомрә савабына ирешү мөмкинлеген бирә.

Мәсәлән, Әнәстән (Аллаһ аннан разый булсын) тапшырылган риваятьтә Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм болай ди:

«Кем дә кем иртәнге намазны җәмәгать белән укыганнан соң (мәчеттә) утырып калса һәм Аллаһны искә алса, шуннан соң кояш чыккач ике рәкәгать (ишрак) намаз укыса, аңа бер тулы Хаҗ һәм бер тулы Гомрә савабы биреләчәк» (Тирмизи, 586).

Бу хәдистә китерелгән «Аллаһны искә алу» сүзләрен Аллаһны зекер итү мәгънәсендә аңларга кирәк. Бу сәгатьләрдә әйтелгән салаватларның, догаларның, тәсбихларның һәм Коръән укуның да фазыйләте зур, диелә әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100