Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Windows системалы компьютерларда ачыкланган яңа җитешсезлек нинди зыян китерә?

Күпчелек кулланучыларның компьютерларында урнаштырылган Windows системасында вируслар кертә торган җитди "тишек" бар икән.

news_top_970_100
Windows системалы компьютерларда ачыкланган яңа җитешсезлек нинди зыян китерә?
Windows операцион системасы урнаштырылган компьютерларда җитешсезлек булуы ачыкланган. Шуның аркасында  компьютерга яңа вирусны читтән торып кына урнаштырып була икән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Zero Day Initiative тикшеренү институты әлеге җитешсезлек турында мәгълүмат тараткан. Аны JET Database Engine в Windows 7 системасыннан тапканнар. Тик аналитиклар бөтен төрле Windows системаларына да куркыныч яный дип исәпли. Белгечләр Microsoft компаниясенә шул хакта хәбәр иткән. Компания хезмәткәрләре 120 көн дәвамында эзләп тә, бу җитешсезлекне төзәтү ысулын тапмаган. 

Белгечләр фикеренчә, әлеге җитешсезлек аркасында, теләсә кемнең компьютерына читтән торып кына вируслы программа урнаштырып була. Хакерлар ясап җибәргән форматтагы файлны ачуга ук, компьютерга зарарлы программалар кереп урнаша, диелгән әлеге хәбәрдә.

Компьютерны ничек сакларга икәне хәбәр ителми. Таныш булмаган форматлы файлларны ачмау, хәерлерәк булыр.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100