1 августка һава торышы һәм ай календаре | intertat.tatar

1 августка һава торышы һәм ай календаре

1 августка һава торышы һәм ай календаре

1 августта алмашынучан болытлы һава. Төнлә кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә. Көндез явым-төшем ихтималы аз. Көньяк-көнбатыштан көнбатыштан уртача тизлектә җил, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +14..+19˚, ә көндез - +27..+32˚

Кимүче ай. Ай үгезбозау йолдызлыгында.

Яшелчәләрне органик ашлама белән тукландырырга, су сибәргә. Суган, сарымсакны җыеп алу өчен уңышлы көн. Чүп үләннәреннән арынуны дәвам итәргә. Бакча җиләгенең корыган һәм саргайган яфракларын алырга. Җиләк-җимеш агачларының кырыйдан чыгарган ботакларын кисәргә. Кура җиләге куакларын эшкәртергә. Дару үләннәрен, тамырларын җыеп, әзерләп куярга.

Бу ялларда ачык һавада үсә торган помидорларның эреләрен өйдә өлгертү өчен җыеп алырга кирәк. Җылы һава торышы вәгъдә ителүгә карамастан, төнлә кинәт салкынайтырга мөмкин.