Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1 июньгә һава торышы һәм ай календаре

1 июньгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
1 июньгә һава торышы һәм ай календаре
1 июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Республиканың күпчелек районнарында яңгыр, урыны белән көчле яңгыр явачак. Кичке якта боз явуы ихтимал. Кайбер районнарда яшенле яңгыр булачак. Көнбатыштан талгын җил исәчәк. Урыны белән җил тизлеге 15-25 метрга, көннең икенче яртысында һәм кич 26 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы  +13..+18˚, көндез +24..+29˚, көньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнарда +34˚ градус булачак.


1 июнь.
Кимүче ай. Ай үгезбозау йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Бәрәңге утырту, редис, петрушка, ачы торма орлыклары чәчү өчен уңышлы көн.
Тамыразыкларны органик ашламалар белән тукландырырга була. Кишер һәм чөгендер шытымнарын сирәкләргә була. Помидорларның астагы сабаклары өзәргә кирәк.

Чәчәк түтәле
Бө көннәрдә утыртылган декторатив агач һәм куаклары яхшы тамырланып китәчәк.
Туфракны сукаларга һәм йомшартырга була. Сугару, ашламалар кертү өчен уңышлы чор. Декоратив агач һәм куакларның куе булып торган ябалдашларын кисәргә кирәк. Шулай ук форма биреп тә кисәргә була.

Җиләк-җимеш бакчасы
Туфракны сукаларга һәм йомшартырга була. Бу көннәрдә шытымнарны сирәкләргә мөмкин. Җимеш агачларын һәм куакларын сугару, ашламалар белән тукландыру өчен уңышлы көннәр. Агачларга форма биреп кисәргә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100