1 июльгә һава торышы һәм ай календаре

1 июльгә һава торышы һәм ай календаре.

1 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәрсез. Төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Көньяк, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +4..+9˚, көндез +18..+23˚ градус.

Үсеш алучы ай, ай чаян йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Яшелчәләрне сугару, ашлау. Көзен куллану өчен шпинат чәчәргә була.

Чәчәк түтәле

Декоратив үсемлекләрне, чәчәкләрне, бүлмә гөлләрен сугару, ашлау. Күпьеллык чәчәкләрне вегетатив ысул белән үрчетергә була. Бүлмә гөлләрен күчереп утырту өчен уңышлы көн.

Җиләк-җимеш бакчасы

Җимеш бирә торган агач-куакларны, җиләк куакларын сугару, ашлау.