30 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

30 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре.

30 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +3..+8˚, урыны белән -1˚ градус кырау төшәчәк. Көндез һава температурасы +16..+21˚ градус.

Үсеш алучы ай, ай балык йолдызлыгында.

Агач һәм куакларның ботакларын кисәргә ярамый.

Кышка сарымсак тырнаклары утыртып куярга була. Язын кояш яндырудан саклау өчен ылыслы агачларның кәүсәләрен капчык тукымасы белән урап куярга була.