1-2 мартка һава торышы һәм ай календаре

1-2 мартка һава торышы һәм ай календаре.

1 мартта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәрсез. Көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -1..-6˚, көндез -2..+2˚ градус булачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.

2 мартта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәр көтелми. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -3..-8˚, көндез 0..+4˚ градус. Юлларда бозлавык.

1 -2 март. Үсеш алучы ай, ай игезәкләр йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Бу көннәрдә үсемлекләргә су сибәргә ярамый. Бүлмәдә үсә торган үсемлекләрнең туфрагын йомшартырга була. Рассаданы сиркәләргә була.

Чәчәк түтәле

Бу көннәрдә үсемлекләргә су сибәргә ярамый. Бүлмә гөлләренең туфрагын йомшартырга була. Язын чәчәк ата торган бүлмә гөлләрен утырту, күчереп утырту, бүлгәләү өчен уңышлы чор.

Җиләк-җимеш бакчасы

Җимеш бирә торган агач-куакларны ялгау.