29 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре | intertat.tatar

29 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

29 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре.

29 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы көтелә. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә +3..-2˚, көндез +6..+11˚ градус.

Кимүче ай, ай кысла йолдызлыгында.

Озак вакыт саклауга тамыразыклар җыю өчен уңышлы көн түгел.

Туфракны казырга, түтәлләр әзерләргә була. Кышка сарымсак, лалә һәм суганчалы чәчәкләр утыртырга кирәк. Яшь агачларның кәүсәләрен куяннардан һәм тычканнардан саклау өчен бәйләп куярга кирәк.