29 июльгә һава торышы һәм ай календаре | intertat.tatar

29 июльгә һава торышы һәм ай календаре

29 июльгә һава торышы һәм ай календаре.

29 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, көндез һәм кич 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +7...+12˚, көндез +20..+25 градус җылы, Татарстанның көнчыгыш районнарында +28 градуска кадәр җылытачак.

Кимүче ай. Ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Кабакның артык сабакларын, помидорның ян ботакларын, борычның вак чәчәкләрен, баклажанның ян ботакларын һәм соңарып аткан чәчәкләрен алырга. Суган һәм сарымсак уңышын җыеп алырга. Соң өлгерә торган кәбестәне тукландырырга. Кура җиләгенең иске ботакларын, алмагачы һәм грушаның төптән җибәргән ботакларын кисәргә, бакча җиләгенең мыекларын кисәргә кирәк.