Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

29 майга һава торышы һәм ай календаре

29 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
29 майга һава торышы һәм ай календаре
29 майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәр көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +9..+14˚, көндез  +24..+29˚ градус.


29 май.
Кимүче ай. Ай үгезбозау йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Бәрәңге утырту, редис, петрушка, ачы торма орлыклары чәчү өчен уңышлы көн.
Тамыразыкларны органик ашламалар белән тукландырырга була. Кишер һәм чөгендер шытымнарын сирәкләргә була. Помидорларның астагы сабаклары өзәргә кирәк.

Чәчәк түтәле
Туфракны сукаларга һәм йомшартырга була. Сугару, ашламалар кертү өчен уңышлы чор. Декоратив агач һәм куакларның куе булып торган ябалдашларын кисәргә кирәк. Шулай ук форма биреп тә кисәргә була.

Җиләк-җимеш бакчасы
Туфракны сукаларга һәм йомшартырга була. Бу көннәрдә шытымнарны сирәкләргә мөмкин. Җимеш агачларын һәм куакларын сугару, ашламалар белән тукландыру өчен уңышлы көннәр. Агачларга форма биреп кисәргә була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100