Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

29 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

29 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
29 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

29 апрельдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Яңгыр, кайбер районнарда җепшек кар явачак. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 15-20 метр тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -1..+4˚, көндез +9..+14˚. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Үсеш алучы ай. Ай кысла йолдызлыгында

Яшелчә бакчасы

Яшелчәләрнең артык яфракларын, ботакларын өзргә ярамый. Үсемлекләрне сугару, минераль ашламалар сибү өчен уңай чор.

Чәчәк түтәле

Агач һәм куакларның ботакларын кисәргә ярамый. Бүлмә гөлләренең яфракларын, ботакларын да кисми тору хәерле. Декоратив агач һәм куаклар утырту өчен куңай көн.

Җиләк-җимеш бакчасы

Агач һәм куакларның ботакларын кисәргә ярамый. Агач һәм куаклар утыртырга, күчереп утыртырга була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100