29 гыйнварга һава торышы һәм ай календаре

29 гыйнварга һава торышы һәм ай календаре.

29 гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Кар явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -14..-19˚, аязганда -20..-25˚, көндез -6..-11˚ градус. Юлларда бозлавык.

29 гыйнвар.

Үсеш алучы ай. Ай кучкар йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Рассада чәчү өчен туфрак әзерләргә була. Вегетация чоры кыска булган үсемлекләрне утыртырга мөмкин.

Чәчәк түтәле

Рассада чәчү өчен туфрак әзерләргә була. Бүлмә гөлләренең туфрагын йомшартырга кирәк.

Җиләк-җимеш бакчасы

Язын агачларны ялгау өчен чыбыкчалар әзерләргә кирәк.