Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

28 июльгә һава торышы һәм ай календаре

28 июльгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
28 июльгә һава торышы һәм ай календаре

28 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшем к диярлек. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшүе ихтимал. Көндез кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан, төньяктан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +11.. +16˚, көндез +23.. +28˚ булачак.

Үсүче ай. Ай Чаян йолдызлыгында.

Яшелчә культураларына су сибү һәм тамырдан тукландыру, җимеш агачларын, җиләк куакларын, чәчәкләрне тамырдан һәм тамырдан тыш тукландыру (фосфор-калий ашламалары кертү) өчен уңай вакыт. Туфракка су сибү, көпшәкләндерү һәм компостлау өчен уңышлы көн дип санала.

Көз куллану өчен шпинат, күпьеллык суган чәчәргә мөмкин. Бакча җиләге мыекларын тамырландыру өчен кулай вакыт. Күпьеллык чәчәкләрне вегетатив үрчетү һәм утырту эшләрен башкарырга була. Җиләкләрне һәм яшелчәләрне җыеп алырга һәм эшкәртергә кирәк.

 Бүлмә чәчәкләрен күчереп утыртырга мөмкин. Газоннарны кисәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100