news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә эссе җәй көтелә

Россиядә эссе җәй көтелә

news_top
Россиядә эссе җәй көтелә
Россиянең Гидрометерология үзәге мөдире Людмила Паршина 28 майда Россиянең Европа өлешендә шактый җылытачак дип сөйләде. Яңгырларга һәм болытлы һава торышына алмашка чын эссе һава киләчәк. Бу хакта “Российская газета” яза дип хәбәр итә 360tv.ru сайты.

“Үзәк өлкәләрдә җәй башлана. Циклоннар Европа территориясенең төньягында булачак һәм төньяктан салкын һава агымы керүне туктатачак. Җылы һава безгә Европаның көнчыгышыннан һәм Урта диңгездән киләчәк. Россиянең үзәк төбәкләрендә антициклон урнашачак”, - диде Паршина.

Атнаның беренче көнендә Мәскәүдә явым-төшемсез һава торышы булачак. Ә сишәмбе көнне бераз яңгыр явачак. 27 майда температура 20-22 градус, 28 майда 22-17 градус булачак. 29 майдан 2 июньгә кадәр кыска вакытлы яңгырлар булырга мөмкин. Һава температурасы 30 градус булачак.

Идел буенда 20-25 градус җылы булачак. Ләкин кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Атна ахырында Идел буеның көньягына эссе һава торышы киләчәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар