Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

28 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

28 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
28 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

28 апрельдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә яңгыр явачак, урыны белән томан төшәчәк. Көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатыштан 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +3..+8˚, көндез +7..+12˚, көнчыгыш районнарда +17˚ градус.

Үсеш алучы ай. Ай кысла йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Үсемлекләрне сугарырга, минераль ашламалар сибәргә була. Рассадага кыяр орлыгы чәчәргә була.

Чәчәк түтәле

Агач һәм куакларны кисәргә ярамый. Бүлмә гөлләренең артык яфракларын, ботакларын да кисми торырга кирәк. Үсемлекләрне сугару, минераль ашламалар сибү өчен уңай чор. Декоратив агач һәм куаклар утырту, күчереп утырту өчен дә уңышлы көн.

Җиләк-җимеш бакчасы

Агач һәм куакларны кисәргә ярамый. Үсемлекләрне сугару, минераль ашламалар сибү өчен уңай чор. Агач һәм куаклар утыртыр өчен дә уңышлы көн.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100