Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

28 гыйнварга һава торышы һәм ай календаре

28 гыйнварга һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
28 гыйнварга һава торышы һәм ай календаре

28 гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә кар явачак. Көндез явым-төшемнәрсез. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Көчле салкыннар көтелә. Төнлә һәм иртән һава температурасы -15..-20˚, аязган вакытта -21..-26˚, көндез -9..-14˚, көнчыгыш районнарда -19˚ градус. Юлларда бозлавык.

28 гыйнвар.

Үсеш алучы ай. Ай балык йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Үсемлекләрне кисәргә, яфракларын йолкырга ярамый.

Рассадаларга минераль ашламалар сибәргә була. Ремонтант бакча җиләге орлыкларын чәчәргә мөмкин. Биек булып үсә торган борыч, баклажан, яфраклы һәм сабаклы сельдерей орлыкларын бүрттерергә була.

Чәчәк түтәле

Үсемлекләрне кисәргә, яфракларын йолкырга ярамый.

Кышын чәчәк ата торган бүлмә гөлләренә минераль ашламалар сибәргә кирәк. Орлыктан үсә торган бүлмә гөлләрен утыртырга ярый.

Җиләк-җимеш бакчасы

Үсемлекләрне кисәргә, яфракларын йолкырга ярамый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100