Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 27 сентябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый

Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 27 сентябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый.

27 сентябрь. Татарстанда аязучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил төньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә һава температурасы 0..+5˚, көндез +6..+11˚ градус. 

27 сентябрь. 

Үсеш алучы ай. Ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Кышлыкка сарымсак тырнакларын утыртып калдыру. Яшелчә культураларын (петрушка, укроп, шпинат, салат) кышлыкка утырту өчен чәчү. Кәбестә уңышы җыю. Теплица һәм парникларга үсемлек калдыклары һәм язын түтәлләр ясау өчен туфрак өеме кертү. Туфракны казу.

Чәчәк түтәле

Берьеллык чәчәкләрне кышлыкка чәчеп калдыру. Туфракны казу. Бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга мөмкин. Бу вакытта киселгән чәчәкләр озак сакланмый.

Җиләк-җимеш бакчасы

Җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын утырту, күчереп утырту, сабакчалар әзерләү. Туфракны казу, җиләк-җимеш агачлары, куаклары тирәли әйләнә ясап туфракны казу.