27 августка һава торышы һәм ай календаре

27 августка һава торышы һәм ай календаре
27 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән яңгыр явачак. Иртән һәм көндез яңгыр явачак, урыны белән яшен булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк, уртача тизлектә. Иртән һәм көндез 17 м/с тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +7..+12°, көндез +14..+19° градус.


27 август.
Кимүче ай. Ай арыслан йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Тамыразыклар уңышын җыю. Җимеш биреп бетергән бакча җиләге куакларын эшкәртергә кирәк.

Чәчәк түтәле
Туфракны йомшартырга, компост чәчәргә кирәк. Кышламый торган күпьеллык чәчәкләрне казып алырга була.

Җиләк-җимеш бакчасы
Туфракны казу һәм йомшарту. Консервацияләү өчен сырганак, кара миләш җимешләрен җыярга була.