news_header_bot
Язманы тыңлагыз

27 майга һава торышы һәм ай календаре

27 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top
27 майга һава торышы һәм ай календаре
27 майда алмашынучан болытлы һава. Төнлә кыска вакытлы яңгыр явачак, ә көндез яшенле яңгыр булачак. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил, көчәйгәндә секундына 15-20 метр тизлектә исәчәк.Төнлә һава температурасы +9..+14 градус. Көндез +18..+23 градус.


27 май.
Кимүче ай. Балык йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы

Бәрәңге, суган, шалкан, чөгендер, кишер, петрушка, сельдерей утырту өчен уңай вакыт. Помидор, кыяр, татлы борыч, баклажан, кыяр үсентеләрен пленка астына утыртырга. Ташкабак, кабак, патиссоннарны ачык туфракка утыртырга мөмкин.Чүп үләннәреннән арындырырга кирәк.

Җиләк-җимеш бакчасы
Җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын утыртырга һәм сугарырга уңай вакыт.

Чәчәк түтәле
Күпьеллык чәчәкләрне (пион, ирис, дельфиниум) ашларга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар