27 мартка һава торышы һәм ай календаре

27 мартка һава торышы һәм ай календаре.

27 мартта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәрсез. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -4..+1˚, көндез +5..+10˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Үсеш алучы ай. Ай үгезбозау йолдызлыгында

Яшелчә бакчасы

Үсемлекләрне сугару, минераль ашламалар сибү өчен уңай вакыт. Ташкабак, патиссон, кыяр орлыклары чәчү өчен уңышлы чор.

Чәчәк түтәле

Үсемлекләрне сугару, минераль ашламалар сибү өчен уңай вакыт. Рассадага чәчәк орлыклары чәчәргә була.

Җиләк-җимеш бакчасы

Җимеш бирә торган агач-куакларны ялгарга була.