27 февральгә һава торышы | intertat.tatar

27 февральгә һава торышы

27 февральгә һава торышы.

27 февральдә Татарстанда болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән кар явачак. Көндез урыны белән кар, җепшек кар явачак. Кайбер районнарда буран булачак. Көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә -11..-16˚, көндез -4..-9˚, көньяк-көнбатыш районнарда 0..-4˚ градус салкын булачак. Юлларда кар көртләре һәм көчле бозлавык.