Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

27 февральгә һава торышы һәм ай календаре

27 февральгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top_970_100
27 февральгә һава торышы һәм ай календаре

27 февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән кар явачак. Иртән һәм көндез кар, юеш кар һәм яңгыр явачак. Кайбер районнарда томан төшәчәк, иртән һәм көндез кыска вакытлы буран булуы ихтимал. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -4..-9˚, иртән -4..+1˚, көндез 0..+4˚ градус. Юлларда көчле бозлавык.

Үсеш алучы ай. Ай балык йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Помидор, борыч, баклажан орлыклары чәчәргә була. Туфракны йомшартырга, шытымнарны сирәкләргә була.

Чәчәк түтәле

Туфракны йомшартырга, шытымнарны сирәкләргә була. Рассада өчен берьеллык чәчәк орлыкларын сибәргә була.

Җиләк-җимеш бакчасы

Виноград чыбыкчаларын әзерләргә була. Агачларны ялгарга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100