news_header_bot
Язманы тыңлагыз

26 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

26 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
26 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
26 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр, юеш кар яварга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан талгын. Төнлә һава температурасы +2..-3 градус. Көндез - +4..+9 градус. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.



26 сентябрь.
Кимүче ай. Ай Кыз йолдызлыгында. 

Яшелчә бакчасы

Соң өлгерә торган сортлы бәрәңгене җыеп алырга. Балан, алма, физалис, помидор һәм борычларны эшкәртү һәм консервлау өчен яхшы көн.

Чәчәк түтәле 
Гиацинт суганчаларын утыртырга, хризантема бүлбеләрен казып алырга. Күпьеллык чәчәкләрне агач чүбе, торф һ.б. белән капларга.

Җиләк-җимеш бакчасы
Зелпе, крыжовник, карлыган куакларының карт ботакларын кисәргә, төпләрен йомшартырга. Декоратив куакларны сугарырга. Чүп үләннәрен һәм туфракта кышлаучы корткычларны өшетү өчен туфракны тирәнтен эшкәртү зарур.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар