26 июльгә һава торышы һәм ай календаре | intertat.tatar

26 июльгә һава торышы һәм ай календаре

26 июльгә һава торышы һәм ай календаре.

26 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Явым-төшем ихтималы аз.

Төнлә Татарстанда һава температурасы +6...+11 градус булачак. Көндез һава +20, +25 градуска кадәр җылыначак.

Кимүче ай, ай сукояр йолдызлыгында.

Күпләп су сибү һәм тукландыру өчен уңай вакыт түгел. Нәрсәдер чәчү, утырту һәм күчереп утырту киңәш ителми. Бүген чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы көрәш нәтиҗәле булачак. Томат, татлы борыч, кыяр, ташкабак, кабакларның саргайган яфракларын алырга кирәк. Җиләк-җимеш мул булган агачларны терәтеп куярга. Киптерергә кирәкле яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне җыярга кирәк.