26 июньгә һава торышы һәм ай календаре | intertat.tatar

26 июньгә һава торышы һәм ай календаре

26 июньгә һава торышы һәм ай календаре.

26 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булачак, боз яварга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +17..+22˚, көндез +31..+36˚ градус.

Кимүче ай, ай сукояр йолдызлыгында.

Үсемлекләр утырту, аларны сугару, ашлау өчен уңышсыз көн. Яшелчәләргә үсеш стимуляторлары сибәргә була. Үсемлекләрнең артык ботакларын кисәргә, яфракларын өзәргә була. Карт агачларны кисү өчен дә яхшы вакыт.