26 майга һава торышы һәм ай календаре

26 майга һава торышы һәм ай календаре.

26 майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчүчән салмак җил, көчәйгәндә секундына 16 метр тизлек белән исәчәк.

Төнлә һава температурасы +4..+9˚ булачак. Көндез - +18..+23˚ градус.

Үсүче Ай. Ай Кысла йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Кабак, ташкабак, кыяр орлыкларын бүрттерергә һәм пленка астына утыртырга була. Физалис, помидор, борыч, баклажан үсентеләрен теплицага утырту өчен уңайлы вакыт санала. Соң өлгерә торган кәбестә үсентесен ачык грунтка утыртырга кирәк.

Чәчәк түтәле

Чәчәк орлыкларын чәчәргә, розаларны күчереп утыртырга кирәк. Күпьеллык чәчәкләрне бүлгәләп утыртырга мөмкин.

Җиләк-җимеш бакчасы

Җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын сугару, тукландыру өчен уңай көн. Романтант бакча җиләге үсентесен һәм виноград куакларын ачык грунтка утыртырга мөмкин.