25 февральгә һава торышы һәм ай календаре

25 февральгә һава торышы һәм ай календаре.

25 февральдә Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Кар, юеш кар явачак. Кайбер районнарда буран, бозлавык булачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан 17 метр тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 0..-5˚, көндез -1..+3˚ градус. Юлларда бозлавык.

Үсеш алучы ай. Ай кучкар йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Помидор, борыч, баклажан орлыклары чәчәргә була. Туфракны йомшартырга, шытымнарны сирәкләргә була.

Чәчәк түтәле

Туфракны йомшартырга, шытымнарны сирәкләргә була. Рассада өчен берьеллык чәчәк орлыкларын сибәргә була.

Җиләк-җимеш бакчасы

Виноград чыбыкчаларын әзерләргә була. Агачларны ялгарга мөмкин.